Туган нигезгә сукмак. Авылларда нинди бәйрәмнәр уза?

Ел да бер җыелып, рәхәтләнеп күңел ачып, уйнап-җырлап, туганлык җепләрен барлап торучы авыллар бар. Җәйнең соңгы аенда республикада шаулатып-гөрләтеп авыл һәм урам бәйрәмнәре уза. Зур кунаклар да, алдан  әзерләнгән махсус программа да юк аларда. Биредә һәркем күңелдәгесен җиткерә, яшьлек хатирәләрен яңарта.     

Кайбыч, Борындык

Борындык авылы бәйрәменә олысы да, кечесе дә җыелган. Самавырда чәй кайнатып, яңа гына учакта пешкән коймак белән сыйланып, бу урамда бәйрәм иртәдән кичкә кадәр гөрләгән.

– «Ватсап»та һәрбер урамның аерым төркеме бар. Без анда туган көннәр, шатлыклы вакыйгалар белән котлашабыз, яңалыклар белән уртаклашабыз, планнар корабыз. Шулай бер көнне авыл бәйрәме оештырып алырга булдык, – ди Борындык мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова.

Бәйрәмдә олы яшьтәге өлкәннәрне тәбрикләгәннәр, озак еллар бергә гомер кичерүче парларны котлаганнар. Яңа туган сабыйлар да игътибарсыз калмаган.

– Халыкның бердәм булуы, күңелле ял итүе – минем өчен үзе бер куаныч. Димәк, авылымның киләчәге бар. Авылдашларымның һәрберсен яратам, хөрмәт итәм. Нинди генә фикер әйтсәм дә, һәрвакыт күтәреп алалар, булышалар, – ди мәдәният йорты мөдире.

Арча, Иске Кенәр

Иске Кенәр авылы халкы монда туып, читтә яшәүчеләрне авылның элеккеге клуб урынына җыйган. Очрашуны шушы авылда туып-үскән, бүген Яңа Кенәрдә гомер итүче Наҗия Әхмәтҗанова оештырган.

Бу кичтә күптән күрешмәгән авылдашлар, элеккеге күршеләр, сыйныфташлар, бергә уйнап үскән кызлар-малайлар очраша. Тыкрык биюе, сигезле биюе, яшь вакыттагы уеннар, кара-каршы урам җырлары, түгәрәккә басып уйнаулар беркемне дә битараф калдырмый.

Очрашуга иң ерактан кайтучы – Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә гомер итүче Рәйсә Кәримова. Иске Кенәрдә туган Рәисә ханымның инде 20 ел авылга кайтканы булмаган. Әлеге очрашуга шуның кадәр ашкына ул: автобуста 15 сәгатьлек юл да аның өчен берни түгел. Кызганыч, туган нигезләрендә бүген беркем дә яшәми икән. Шулай да Рәйсә Кәримова, туган авыл һавасын сулап, балачагы, яшьлек елларын искә төшереп ала.

Балтач, Яңгул 

Яңгул авылы урамы яшьләре икенче ел Гаилә бәйрәме оештыралар. Үзләре әйтүенчә, Яңгулның Тау асты урамында яшьләр, балалар аеруча күп. Шуңа бәйрәм бигрәк тә балаларның күңелен күрү өчен үткәрелә икән. Урам башындагы чирәмлектә узган чарада алар өчен нинди генә күңелле уеннар оештырылмаган – капчык сугышы, таяк тартышу, аркан тартышу, әтәч куу, чүлмәк вату, кызыклы эстафеталар…

Кызлар әниләре белән чигү чиксәләр, малайлар әтиләре белән агачтан тракторлар ясаган. Казанда – тәмле пылау, учакта – шашлык, самавырда – шифалы үлән чәе. Яңгуллылар, кичкә кадәр табын янында сөйләшеп утырып, киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллашкан.

Зәй, Югары Пәнәче

Югары Пәнәченең Атау очында яшәүчеләр «Капка төбе» җыены оештырган.

– Ерак аралардан авылга кунакка кайткан пәнәчелеләр капка төбендә җыелды. Һәркайсы алып килгән тәмле ризык – күчтәнәчләрдән мул өстәл әзерләнде, – ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Авыл кичәсендә җыр-моң, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Күңелләрне җилкендереп уйнаган гармун моңына кушылып биеп тә алганнар. Төркиядән кунакка кайткан Пәнәче кызы Алсу Камалиева җылы хатирәләре белән уртаклашкан.

Чүпрәле, Иске Чокалы

Иске Чокалы авылында «Урам бәйрәме»н Асхаровлар гаиләсе оештыра. Илфак һәм Эльвира бәйрәмгә шушы урамда элек һәм бүген яшәүчеләрне җыйган. Киров урамы бәйрәмендә һәр нәсел үзенең җиде буын шәҗәрәсен тәкъдим иткән. Моның өчен махсус баннерлар да урнаштырылган. Авылның имамы догалар укыган, вәгазьләр сөйләгән. Элек аулак өйләрдә үткәрелә торган халык уеннары да читтә калмаган. Йөзек салыш, шешә тәгәрәтү, сигезле уеннары – искечокалыларны балачагына, яшьлегенә алып кайтып килгән.

 

 

 


Фикер өстәү