Кама Тамагында «Бердәм Россия берләштерә» автобус марафоны узды

Кама Тамагы районында «Бердәм Россия берләштерә» автобус марафоны катнашучылары очрашты. Мәдәният сараенда узган чарада алар халык белән аралашты, идеяләр һәм тәкъдимнәр турында фикер алышты, киләсе биш елга эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

Кама Тамагындагы очрашуда «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, КФУ юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Айдар Таһиров һәм район башлыгы Наил Вазыйхов катнашты.
– Без барлык программаларда катнашырга, вакыт белән алга барырга тырышабыз. Бурычыбыз – районыбызда, тулаем республикада һәм илдә яхшы, уңайлы тормыш шартлары тудыру, – диде Наил Вазыйхов.

Ул шулай ук хәзерге вакытта районда ябык футбол манежы төзелүе турында әйтте. Моннан тыш, быел Кама Тамагында «Акчарлак» сәламәтләндерү комплексы төзекләндерелә. Аның түбәсе тулысынча алыштырыла, тренажер залы төзекләндерелә. Районда инженерлык челтәрләре проблемасын да хәл итәләр. Әйтик, Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәсендә канализацияне тулысынча алыштырганнар. Бу максатларга республика бюджетыннан 89 млрд сум акча бүлеп бирелгән. СВО хәрбиләренә ярдәм турында да онытмыйлар.
Район халкы, марафонда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, коммуналь инфраструктураны яхшырту мөмкинлеген карауларын, гражданнарның мохтаҗ категорияләренә ярдәмне көчәйтүне, икътисадны һәм сәнәгатьне үстерүдә ярдәм итүләрен сорады.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү