Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Рәисе премиясен бирү комиссиясе хәбәр иткәнчә, 20 августтан премиягә дәгъва кылуга документлар кабул ителә башлаган.
Премиягә дәгъва кылучыларны Татарстан территориясендә теркәлгән коммерциясез оешмалар, республика башкарма хакимияте органнары каршындагы иҗтимагый советлар, муниципаль берәмлекләрдәге иҗтимагый советлар тәкъдим итә ала.
Премия бирелә:
– җәмәгатьчелектә танылып, социаль юнәлешле коммерциясез секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлек һәм проектлар өчен, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы югары дәрәҗәдәге фәнни тикшеренүләр өчен – Россия гражданнарына. социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга;
– Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларны үстерүгә күп еллар буе шәхсән өлеш керткән Россия гражданнарына.
Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча белә аласыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat