Чит илдәге Россия кешеләрен читтән торып җавапка тарту турындагы проект хупланды

Россия Хөкүмәте Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан тәкъдим ителгән, чит илдәге россиялеләрне дистанцион рәвештә административ җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә торган закон проектын хуплады. Бу хакта рәсми бәяләмә проектына сылтама белән «Коммерсантъ» газетасынап сылтама белән «Татар-информ» яза.

ТР Дәүләт Советы әлеге идеяне 2023 елда тәкъдим иткән иде. Республика парламентарийлары релокантларны экстремизм, сүз ирегеннән законсыз файдалану һәм Россия армиясенең дәрәҗәсен төшерү белән бәйле алты административ маддә буенча җаваплылыкка тартырга тели.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы әлеге маддәләр буенча җаваплылыкка тартуның срогын ике елга (хәзер ул өч айдан бер елга кадәр тәшкил итә) кадәр озайтырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта, хәзерге вакытта гражданинны чит илдә хокук бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе («Кирәкмәгән оешма эшчәнлегендә катнашу») буенча гына җаваплылыкка тартырга мөмкин.

Россия Хөкүмәтендә билгеләп үтүләренчә, Татарстан парламентарийлары тарафыннан әзерләнгән новелланы кабул итү «җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренең яклану дәрәҗәсен» арттырырга ярдәм итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cit-ildage-rossiyalelarne-cittan-toryp-avapka-tartu-momkinlegen-biruce-proekt-xuplandy-5892121

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү