Татарстанда контракт төзүчеләргә арттырылган түләүләр бирү вакыты озайтылды

Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган 1,7 миллион сумга кадәр арттырылган түләүне бирү вакытын озайтылды. Билгеле булганча, республикада түләнә торган акча күләме илдә иң зурларыннан берсе.

Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү түбәндәгеләрдән җыела: Татарстаннан түләү – 1,005 миллион сум, Россия Оборона министрлыгыннан түләү – 400 мең сум, республика шәһәр һәм районнарыннан түләү – 300 мең сумга кадәр. СВО зонасында хәрбиләр аена 210 мең сумнан айлык түләү ала.

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә китү өчен документлар рәсмиләштерергә бер көн дә җитә. Контракт төзергә кандидатларга юл, яшәү һәм ашау бәясен түлиләр. Хәрби бүлекчәне һәм белгечлекне сайлау мөмкинлеге бар.

Башка ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм Россия гражданлыгын алырга ярдәм итәләр. Татарстан контрактчыларына, хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәк-ярак һәм дарулар тупланмасы бирелә. Шуңа күрә хәрбиләрнең үзләренә берни дә сатып алырга туры килмәячәк. Республикада хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына финанс ярдәмнән тыш, республика һәм федераль дәрәҗәдәге ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары да гарантияләнә. Хәрбиләрнең гаиләләрен дәүләт үз карамагына ала.

Исегезгә төшерәбез, республикада контракт төзергә теләүчеләргә моңарчы тиңе булмаган финанс ярдәм чаралары Татарстан Рәисе тарафыннан бу елның 6 июлендә гамәлгә керде. “Өстәмә кызыксындыру чарасы буларак, контракт буенча хезмәт итүчеләргә каралган республика түләвен арттырырга карар кылдык. Без моны эшләмичә булдыра алмыйбыз. Без һәрвакыт хәрбиләр турында уйларга тиеш. Алгы сызыктагылар гаиләләре турында борчылмаска тиеш, һәм бу – безнең бурыч”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү