Бакчадагы үзеңнән артык калган уңышны сату өчен шәхси эшмәкәр булу мәҗбүри түгел. Әмма тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау департаменты директоры Игорь Поздняков әйтте.
— Сәүдә эше даими коммерция эше булмаганда, артык уңышны гына сатканда, эшмәкәр булып теркәлүнең кирәге юк, — ди ул. – Җир кишәрлеге 50 сутыйдан кимрәк булып, яшелчә, җиләк-җимеш үстергәндә кеше яллап эшләтмәгән очракта салым түләргә дә кирәкми. Сезонлы сату өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә махсус оештырылган урыннарны сайларга мөмкин. Транспорт тукталышларында, халык күп йөри торган урыннарда бу эш белән шөгыльләнергә ярамый. Бу очракта сатучыны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Ә менә тозлап, маринадлап банкаларга ясап куйган әйберләргә санитар- эпидемиологик таләпләрнең кагылышы бар. Алар нигезендә йорт шартларында ясалган бу азык-төлекне базарларда һәм ярминкәләрдә сату чикләнгән. Димәк, бу очракта эшмәкәр булып теркәлергә, таләп ителгән кирәкле документларны юнәтергә туры киләчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat