Яңа уку елы алдыннан «ВКонтакте» төркемендә узган туры элемтәдә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирде. Телефонны тыю, яңа дәресләр кертү, биш көнлек укыту турында гына түгел, министрның шәхесе белән дә кызыксынды алар.
– Илсур Гәрәевич, сез бик яшьли директор вазыйфасын башкаргансыз. Мәктәпне җитәкләү ул вакытта авыр идеме, әллә хәзерме?
– Мамадыш районындагы авыл мәктәбенә директор итеп билгеләгәндә, миңа 26 яшь иде. Казанга килгәч, 29 яшьтә яңа мәктәпне җитәкләдем. Кыенлыклар һәрвакыт бар инде ул. Педагогика-психологияне белсәң, әти-әниләр белән уртак тел тапсаң, авырлыкларны җиңеп була. Миңа яхшы остазлар булышты. Ул вакытта узган гасырның туксанынчы еллары иде. Хәзер мөмкинлекләр күбрәк. Директор ул – зур түрә булу, укытучыларга әмер бирү дигән сүз түгел. Бу – зур җаваплылык. Кайбер вакытта, директор безне кабул итми, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Әти-әниләрне, балалар, укытучыларны ишетү – синең миссияң.
– Сез белемегезне күтәреп торасызмы, БДИ тапшырасызмы?
– Һәр көн минем өчен – БДИ. Әти-әниләр үзләре дә имтихан тапшырып карый ала. Әлеге сынауларда мин дә катнашам. Белемемә шикләнсәгез, бергә утырып, ачыктан-ачык сөйләшә алабыз.
– Яңа уку елыннан мәктәпләрдә телефон тыела. Укучылар болай да укырга 2–3 телефон тотып йөри. Берсен тапшыралар, икесен үзләрендә калдыралар. Телефонны тыю ялгышлык булмасмы?
– Ни өчен 3 телефон кирәк ул? Без кемне алдыйбыз? Үзебезнеме? Дәрес вакытында аны кулланырга берәүнең дә хакы юк. Хәзер беркем дә безгә: «Сез дөрес эшләмисез», – дип әйтә алмый. Закон бар. Телефонны вахтада да, коридорда да калдырмыйлар – укытучыга бирәләр. Берәү дә тимәячәк. Укытучылар да үзләренекен сыйныфта калдыра. Укытучыны видеога төшерергә, яздырырга түгел, аны тыңларга, хөрмәт итәргә кирәк. Менә шул вакытта аның дәрәҗәсе дә артачак.
– БДИ каламы, юкмы? Бу хакта Дәүләт Думасында да сөйләшәләр.
– Тема гади түгел. Бүген БДИ – белемне бәяләүнең бердәнбер формасы. Совет заманында 5–6 фәннән билет буенча имтихан бирә идек. БДИга ияләштек, ул инде 15 елдан артык гамәлдә. Без хәзер аннан баш тарта алмыйбыз. Ун ел элек белән хәзергесен чагыштырсак, аерма – җир белән күк арасы. Барлык биремнәр дә уйлап эшләнелгән, баланың функциональ грамоталыгын арттыруга юнәлтелгән. БДИны алыштырырга кирәклеге турында сөйләшүләр бара. Үзгәрешләр булырга мөмкин, әмма ул әлегә хәл ителмәгән. Бәлкем, вузга укырга керүчеләргә генә калдырырлар. Чыгарылыш укучыларына яхшылап укырга киңәш итәм.
– Биш көнлек уку барлык мәктәпләргә дә кертелерме?
– Атнага биш көн укучы мәктәпләр бар, әмма күбесе алты көн укый. Чөнки бу – укучылар өчен зур йөк. Телләр дә сакланырга тиеш. Балаларның сәламәтлеге дә мөһим. Мәктәптә укучылар кайнар ризык белән туклана. Кайбер гаиләләрнең моңа мөмкинлеге юк. Балалар түгәрәкләргә дә йөрергә тиеш. Кайбер районнар биш көнлек укытудан баш тартты. Көнгә 5–6 дәрес укып, түгәрәккә барып, бала өенә арып кайтып керә. Менә шул ягы да бар. Биш көнлек укытуны мәктәп әти-әниләр белән бергә хәл итә. Әмма күчкәнче, башта яхшылап уйларга кирәк.
– Мәктәпләрдә иминлек мәсьәләсе ничек хәл ителә?
– Балалар иминлеге бик җитди мәсьәлә. Уку йортлары бала санына карап, төрле категорияләргә бүленә. Әйтик, беренчесенә 109 зур мәктәп керә. Анда шәхси сак хезмәтенә бер сәгать өчен 162 сум түләнә. Дүртенче төркемдә 1800 мәктәп исәпләнә. Уку йортларында иминлекне саклау өчен республика бюджетыннан ел саен 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Коймалар тотылган, хәвеф төймәләре белән тәэмин ителгән. Мәктәпләрнең 75 процентында видеокамералар бар. Барысы да балаларның иминлеген саклауга юнәлтелгән. Өч метрлы койма корып та булмый. Бу бит – төрмә түгел, мәктәп. Уяулык кирәк. Казанда булган фаҗигаләр кабатланмасын дип куркабыз, борчылабыз.
– Казанда октябрь аенда БРИКС саммиты үтү сәбәпле, өстәмә каникул була, дип ишеткән идек. Бу дөресме?
– Көзге каникул 21–28 октябрьдә булачак. Өстәмә яллар булмый. Каникул бары бер атнага алга гына күчерелә. Урта һөнәри уку йортларында – техникум һәм көллиятләрдә студентлар 7-27 октябрьдә дистанцион рәвештә белем алачак.
Фото: Татар-информ
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat