Билгеле булганча, Камал театрының яңа бинасы БРИКС саммитына (ул 22-24 октябрь көннәрендә узачак) әзер булачак. Ә театр коллективы яңа бинага кайчан күченәчәк? Әлеге сорауга “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында җавап бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, яңа бина Кабан күленең уң ягында, Назарбаев һәм Такташ урамнары кисешкән урында төзелә. Камал театры директоры Илфир Якупов өй туеның төгәл кайчан булачагын бераз соңрак, махсус матбугат очрашуы оештырып хәбәр итәргә җыенулар әйтте. “Бу вакыйга 2024 елда булачак”, – диде ул.
Театрның хәзерге бинасы киләчәктә кем кулына калыр – әлегә билгесез. Журналистларның “Сез тулысынча күченәсезме, әллә музыкаль әсәрләрне иске бинада куясызмы?” соравына Илфир Якупов: “Ике бинада да уйнап булмас. Яңа бинаның да мөмкинлекләре зур, сәхнәләр күп. Аларны спектакльләр белән “тутырырга” кирәк әле”, – диде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat