Татарстанга 30 градуслы эссе кире кайта

Киләсе атнада Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта “РИА Новости” “”Фобос” һава торышын фаразлау үзәге әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец сүзләренә таянып яза. Якшәмбе – 25 августтан һаваның шулай нык җылынуы фаразлана. Киләсе атнаның беренче яртысында аеруча эссе булачак.

Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч мәгълүматларына караганда, шимбә – 24 августта республикада төньяк-көнбатыштан үтеп кергән циклон урнашачак. Якшәмбе – 25 августта да шушы циклон йогынтысында булачакбыз. Кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы +19…+24 градус тәшкил итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү