«Татнефть» компаниясе ярдәме белән оешкан «Кадим Әлмәт» ансамбле изге Болгар җирендә сәхнә тотты
Тормышның астын өскә китергән сагыш, гаярь көч, изгелеккә илткән шомлы юл… Нефть каласының данлыклы «Кадим Әлмәт» этномузыкаль ансамбленең изге Болгар җирендәге чыгышы күңелдә әнә шундый булып уелып калды. Биредә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале кысасында «Гаярь Җәнәй» программасы белән сәхнә тотты алар. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән нигез салынган «Кадим Әлмәт» коллективы күптән түгел шул исемдә альбомын тәкъдир итте.
Шомлы юл
«Кадим Әлмәт» – моннан өч ел элек «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән нигез салынган этномузыкаль ансамбль. Ул “Әлмәт» Иҗтимагый үзәгендә дөнья халыкларының музыка уен кораллары күргәзмәсе каршында оешкан. Кыска гына вакыт эчендә халык күңелендә урын табарга өлгергән үзенчәлекле коллективта бүген 21 кеше хезмәт куя. Алар – төрле һөнәр ияләре. Әмма барысын бер максат – тарихи үткәннәргә тартылу берләштерә.
Күптән түгел «Кадим Әлмәт»леләр икенче альбомын чыгарды. «Гаярь Җәнәй» дип исемләнгән җыентыкка 15 җыр кергән. Алар домра, дәф, курай, кубыз, саз кебек 45 төрле үзенчәлекле уен коралы ярдәмендә иҗат ителгән. Узган атнада әлеге программаны изге Болгар җирендә узган фестиваль кунакларына бүләк иттеләр.
Гаярь Җәнәй — XVIII гасырның икенче яртысында Әлмәттән 25 чакрым ераклыкта урнашкан Илтән-Бута авылында яшәгән гап-гади хатын-кыз. Әмма көннәрдән беркөнне аның тормышы икегә бүленә. Җәнәйнең ирен рус-төрек сугышына алалар, калган ир-атлар урман эшләренә китә. Авылда хәерчелек, бушлык кына торып кала. Шулчак Гаярь Җәнәй дилбегәне үз кулына ала – юлбасарлар төркеме оештырып, бай сәүдәгәрләрне талап йөри башлый. Тапкан бар малны авыл халкына, мохтаҗларга өләшә. Ул хәтта авылны да күпкә уңайлырак урынга күчерә, бөтен Оренбург трактын өркетеп тора. Сәхнәдә әнә шушы курку белмәс юлбасар хатынның язмышы гәүдәләндерелде.
«Татнефть» Хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау өлкәсендәге проектлар җитәкчесе Павел Корчагин сүзләренә караганда, бу программада тарихка да, иҗатка да урын бар. Төп герой итеп нәкъ менә Гаярь Җәнәйне сайлаулары да юкка түгел.
– Безнең республиканың көньяк-көнчыгышында тарихи герой юк. Иң беренче чиратта шул гаделсезлектән арынырга булдык. Программа бәетләргә, этнографиягә нигезләнгән. Ул күбрәк документаль, биредә мифологиягә урын аз бирелә. Аны әзерләгәндә Гаярь Җәнәй яшәгән җирлеккә барып, аның турында тулы мәгълүмат тупладык. Ул безгә юлбасар булудан бигрәк, авылдашларының, җирле халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртырга тырышкан кеше буларак кызыклы иде, – ди Павел Корчагин.
Адәм баласы хатадан хали түгел. Гаяр Җәнәйнең дә уңай яклары да, кимчелекләре дә җитәрлек. Изге нияттән эшләнсә дә, чынлыкта гөнаһлы гамәл кылганын яхшы аңлый ул. Шуңа, тәүбәгә килеп, гомеренең азагына кадәр тормышын догада үткәрә Җәнәй. Программадагы бәетләр, борынгы җырлар аша юлбасар хатын-кызның бөтен эчке дөньясы ачыла. Алар шулкадәр үтемле башкарыла ки, тамашачы моны һәр күзәнәге белән тоеп, сизеп утыра. Сәхнәдәге болытлар куера барган саен экрандагы Җәнәй сурәте дә үзгәрә: чәчләре чалара, биттәге сырлары арта, күз карашы торган саен уйчанлана, хәсрәте арта…
Үз кыйбласы
Павел Корчагин «Кадим Әлмәт»нең иң төп үзенчәлекләренең берсе дип эзлеклелекне атый. Бу юнәлештә эшләп карарга омтылган күп кенә иҗат коллективларыннан аермалы буларак, бер мизгелдә сүнеп кабыну да, яңалык эзләп, әле бер, әле икенче тарафка «сикерү» дә юк биредә. Үз йөзен булдырып, сайлаган юлларыннан тайпылмыйча, камиллеккә омтыла алар.
– Дөресен генә әйткәндә, бу төркем чын татар милли көйләренә сусау барлыгы нәтиҗәсендә оешты. Сәхнәдән, радио-телевидениедән яңгыраган җырлар күңелемә хуш килми. Мәҗлесләрдә, Сабантуйларда җырлана торганнарын да кабул итә алмыйм. Милли көй дип тәкъдим ителгәннәрендә дә без балачактан тыңлап үскән җырлардагы моң, аһәң юк дәрәҗәсендә, – ди ул.
Республикада әле дә булса милли уен коралларыбызга багышланган дәреслек булмауга да борчыла ул. Якын арада боз кузгалырга тора сыман. Павел Корчагин киләсе ел башында Татарстанда милли уен коралларына багышланган беренче китап чыгачак, дип ышандырды.
– Икътисад, спорт, инновацион эшләнмәләр… Кайсы гына тармакны алма – без барысыннан да алда барабыз. Ә менә музыкаль мирасыбыз, традицияләребез күләгәдә кала. «Татнефть» компаниясе тарихи, мәдәни мирасыбызны саклауга зур игътибар бирә. Бу юнәлештә бик күп эшләр башкарыла. Шунысы да игътибарга лаек: «Татнефть» башкарган һәр гамәл дәвамлы һәм нәтиҗәле. Үз халкының тарихи мирасына зур игътибар биргән, аны торгызу һәм саклау юнәлешендә саллы эшләр башкарган башка бер генә компания дә юк, – ди Павел Корчагин.
Хәтер яңара
Людмила Җәлилова – «Кадим Әлмәт» этономузыкаль ансамбле оешкан беренче көннән үк иҗат казанында кайнаучыларның берсе. Биредә гучжэн дип исемләнгән күп кыллы уен коралында уйный. Моны чынга ашкан хыял дип атый ул. Людмила ханым «Әлмәт» Иҗтимагый үзәгендә дөнья халыкларының музыка уен кораллары күргәзмәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкара. Шушы үзенчәлекле уен кораллары турында сөйләгәндә күңелдән генә: «Их, бу уен коралларында уйнарга да өйрәнсәң иде», – дип уйлап куя ул. Күп тә үтми, бу хыялы чынга да ашып куя.
– Сәхнәдә чыгыш ясаганда гына түгел, күргәзмәдә сөйләгәндә дә дулкынлану бар. Чөнки без халыкка шулкадәр кыйммәтле мирас тапшырабыз. Көйләрне генә түгел, аларга салынган тирән мәгънәне дә җиткерәбез. Бу җырларны халкыбыз үзе иҗат иткән. Анда тарихи вакыйгалар да елъязмаларда сурәтләнгәнчә түгел, аларда турыдан-туры катнашучылар тарафыннан хис аша бәян ителгән. Җырларда халкыбызның бөтен борчулары, шатлык-кайгысы чагыла. Әлеге җырлар ярдәмендә генетик хәтеребез яңара, – ди Людмила ханым.
Борынгы уен коралларыбыздан агылган моң, аһәң бөтен күңелне айкый. Людмила ханым сүзләренә караганда, әлеге җырларны тыңлаганнан соң үз халкының тарихы белән кызыксынучылар да барлыкка килгән.
«Кадим Әлмәт» коллективы мәдәни мирасыбызны торгызу белән беррәттән, аны киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә дә зур эш башкара. Күптән түгел күргәзмәдәге сирәк уен коралларының берничә данәдә күчермәсен ясап, сәнгать мәктәпләренә таратканнар. Алар үз чиратында факультатив рәвешендә балаларны да ул коралларда уйнарга өйрәтә башлаган. Сүз уңаеннан, 2022 елда «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә төрки музыка уен кораллары күргәзмәсе белән берлектә Әлмәтнең 2 нче балалар музыка мәктәбе базасында «Карлыгач» этномузыкаль коллективы барлыкка килде. Киләчәктә борынгы милли уен коралларында мәдәни мирасыбызны яңартучы балалар коллективлары артыр дигән өмет бар.
– «Татнефть» компаниясе мәдәни мирасыбызны, милли уен коралларыбызны торгызу юнәлешендә зур эш башкара. Компания ярдәме белән без узган ел милли уен кораллары күргәзмәсен Санкт-Петербургка алып бардык. Ансамблебез белән дә чыгыш ясадык. Халык таң калып карады. «Татнефть» ярдәме белән Төркиягә барып, ифтарларда да концерт күрсәттек. Дини җырларыгыз күңелне баета, иманны ныгыта, дип килеп әйтүчеләр булды, – ди Людмила Җәлилова. – Шул рәвешле милли көйләребезне республика, ил күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә популярлаштырабыз. Анда да милләттәшләребез яши бит. Алар безнең җырларны туган яктан сәлам итеп кабул итәләр. Испания, Грециядә дә безнең җырлар радиодан яңгырый икән. Җырлар татар телен белмәүчеләрнең дә күңеленә хуш килгән.
«Әлмәт» Иҗтимагый үзәгендә эшләп килүче Дөнья халыкларының милли уен кораллары күргәзмәсе нефтьчеләр ярдәме белән ачылды. Бүген биредә 600дән артык уен коралы исәпләнә. Шуларның 116сы төрки халыкларныкы санала. Дөнья күләмендәге иң зур, уникаль төрки уен кораллары коллекциясе бу. Шуларның берсен – тюнгур музыка уен коралын күргәзмәгә «Татнефть» кампаниясе генераль директоры Наил Мәганов шәхсән үзе бүләк иткән. Алтай һәм Якутия халкында киң таралган шаман барабанының бер төре бу. Гомумән, Наил Мәганов бу юнәлешкә зур игътибар бирә. Ул уен коралларын халыкка танытуга зур өлеш керткән «Кадим Әлмәт» ансамбле концертларына да даими йөри ул.
Фото: Наил Гатауллин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat