Төнлә Украина кораллы көчләре Курск атом электр станциясенә һөҗүм итмәкче булган. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин илнең чик буе төбәкләрендәге хәлләргә багышланган киңәшмәдә белдергән. Россия лидеры Атом энергиясе буенча халыкара агентлыкның (МАГАТЭ) станциядәге вазгыятьне бәяләү өчен белгечләр җибәрәчәгенә ышанычын белдергән.
“Бүген төнлә дошман атом электр станциясен һөҗүмгә тотмакчы булды. Атом энергиясе буенча халыкара агентлыкка бу хакта җиткерелде, алар, вазгыятьне бәяләү өчен, белгечләрен җибәрергә вәгъдә итте”, – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: 6 августтан бирле Курск өлкәсендә Украина кораллы көчләре подразделениеләренә каршы бәрелешләр бара. Төбәктә федераль характердагы Гадәттән тыш хәл режимы һәм террорчылыкка каршы операция (КТО) гамәлдә булып килә.
Россия Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә Украина кораллы көчләре Курск юнәлешендә 300дән артыграк хәрбиен, 23 берәмлек бронетехникасын, шул исәптән 3 танкын, 20 хәрби бронемашина, 1 артиллерия коралы һәм 15 автомобилен югалткан. “Украина кораллы көчләре формированиеләрен юкка чыгару операциясе дәвам итә”, – дип белдерелгән оборона ведомствосыннан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat