2019–2024 елларда Татарстанда табигатьне саклау чараларына 60,5 млрд сум акча тотылган. «Экология» илкүләм проекты ярдәме белән республикада 22,7 млрд сумга 30 чара тормышка ашырылган. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.
– Быел «Экология» илкүләм проектының гамәлдә булу вакыты төгәлләнә. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча яңа «Экологик иминлек» программасы эшләнде. Ул 2025–2030 елларда эшләячәк, – диде министр.
Аңа кадәр «Экология» илкүләм проекты ярдәме белән башкарылган эшләргә тукталды. «Иделне савыктыру» федераль проекты ярдәмендә республиканың күп кенә шәһәр-авылларындагы сулыкларга биологик чистарту корылмалары төзелде, искеләре төзекләндерелде. Барлыгы 2,6 млрд сумга 12 чистарту корылмасы яңартылды. 2021 елдан алып Казандагы чистарту корылмалары да төзекләндерелде. Бу урында ләм басулары хакында да әйтергә кирәктер. Ничә еллар Казан халкының торбалар аша агып яткан калдык суыннан хасил булган ләм басуы киптерелеп, киләсе елда бу урында инде ял итә торган җир булыр, диләр. Шулай ук су астындагы күп еллар тик яткан нефть торбалары да өскә чыгарылды. Александр Шадриков әйтүенчә, әле дә чыгарылмаса, бу торбалар Түбән Кама сусаклагычына зур зыян салган булыр иде.
«Чиста ил» федераль проекты буенча тормышка ашырылган эшләрнең иң сөендергәне – Казандагы Самосырово бистәсе чүплеге юкка чыгу булгандыр. Әле кайчан гына сасы истән халык зар елый иде. Хәзер бу җыелган чүптән 25 елга җитәрлек электр энергиясе алалар. Түбән Камадагы Прости чүплегенең ничә еллар янып ятуын искә төшерик. Шөкер, хәзер инде бу урында агачлар үсә. 2023 елда Шәмәрдән бистәсендә нефть кушылмалары агып, җиргә зыян салган иде. Әлеге проект аннан да котылырга ярдәм итте.
«Уникаль сулыкларны саклау» проекты Татарстандагы 4 елгага яңа сулыш өрде. Лаеш районының Державино янындагы күл, Никольское авылы янәшәсендәге Мишә елгасы, Мамадыштагы Нократ елгасының уң култыгы һәм Кама Урман хуҗалыгы авылында урнашкан Бөрсет елгасын чистару эшләре башкарылды.
Сулыклар турында сөйләгәндә, министр инде өченче ел рәттән «Россия суы» бәйгесендә беренчелекне бирмәүләрен дә әйтте.
– Быел апрель – июль айларында республика сулыклары ярларын 212 мең волонтер чистартты. Барлыгы 6,1 мең километр ара тәртипкә китерелде, – диде ул.
Министр журналистларга «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносы турында сөйләде. Гади итеп әйткәндә, су өстендә йөзеп йөрүче лаборатория ул. Биредә онлайн форматта суның 8 төрле гидрофизик һәм 8 төрле гидрохимик составын ачыклыйлар. Журналистларга судноның ничек эшләве белән танышу мөмкинлеге бирелде.
Очрашуда министр искеләренә алмашка килүче проектларга да тукталды. «Иделне савыктыру» федераль проекты урынына килүче «Россия Суы» проекты ярдәме белән Чаллыдагы Мәләкәс, Казандагы Нокса елгаларын чистартачаклар. «Чиста ил» урынына «Генераль җыештыру» проекты тормышка ашырыла башлаячак. Аның ярдәме белән Нурлаттагы полигонны бетерү планлаштырыла.
– Калдыкларга бәйле проект «Ябык цикллы икътисад» дип атала. Ул 2030 елга көнкүреш калдыкларын сортларга бүлүне 100 процент тәэмин итәчәк. «Чиста һава» федераль проекты ярдәме белән республиканың 29 районында яшәүчеләрнең тормыш шартлары яхшырыр дип көтелә, – диде министр.
«Урманнарны саклау» федераль проекты республикадагы урманнарны тагын да арттыруны күз уңында тота. Алдагы елларда «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проекты да эшләячәк. Исеменнән аңлашылганча, ул махсус саклана торган территорияләрдәге биологик төрлелекне арттыру һәм паркларга җәлеп итүгә бәйле булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat