Көтеп алынган булса да, озакка сузылган яңгырлар урып-җыю эшләрен шактыйга тоткарлады. Ә бу – югалтулар да, артык мәшәкатьләр дә, чыгымнар да булачак дигән сүз. Өлгереп җиткән уңышны вакытында җыеп алып, ындырларга кайтара алмаган игенчеләрнең дә кәефләре төште. Шөкер, атна башыннан кояш чыгып, яңгырлар туктап тору күңелдә өмет уятты. Синоптиклар алдагы берничә көндә дә яхшы һава торышы вәгъдә итә. Шуңа күрә хәзер игенчеләр алдында торган төп бурыч – уңышны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп җыеп алу.
«Бу – минем үз җирем!»
Кояшлы көннәрдән мөмкин булганча файдаланып калырга! Бүген бөтен кыр батырлары үзалларына әнә шундый бурыч куеп эшли. Моңа без Балтач районының «Арбор» җәмгыяте кырларына барып, игенчеләр белән аралашып кайткач, тагын бер кат инандык.
Без килгәндә комбайнчылар 120 гектар мәйданлы арпа басуында эшли иде. «Арбор» җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов әйтүенчә, хуҗалыкның 2400 гектар чәчүлек мәйданнары бар, шуларның 1100 гектары – бөртеклеләр. Моннан тыш, терлек азыгы чәчәләр. Уракка исә 27 июльдә көзге бодай басуына төшкәннәр. Бүгенгә инде урып-җыю кампаниясенең экваторын узганнар.
– Яңгырлар булу сәбәпле, эшләребез сузыла, әлбәттә. Июльдә дә, августта да туктап торырга туры килде. Ләкин явым-төшемнең артык зур зыяны юк. Узган ел коточкыч корылык аркасында уңышыбыз аз булган иде, быел зарланып булмый. Әлегә чыгышы гектарыннан 30 центнерны тәшкил итә. Шулай да мондый һава шартларында югалтуларсыз булмаячак инде ул. Эшләргә дә авыррак. Амбарларга ашлыкны киптереп кертергә туры килә. Ике киптергечтә өлгереп барабыз анысы. Көннәр шулай матур гына торса, урып-җыюны бер атна эчендә төгәлләрбез, дип уйлыйбыз, – диде ул.
Саллы гына тәҗрибәсе булса да, Хәмит Баязитов урып-җыю чорын ел да эчке бер дулкынлану белән көтеп алуын әйтте.
– Урып-җыю чоры минем өчен – барлык механизаторларның, белгечләрнең, җитәкчеләрнең еллык эшенә нәтиҗә ясау. Шунысы яхшы: элеккеге кебек борчыласы юк. Ул вакытларда алты-җиде комбайн чыга торган иде бит. Һәр комбайнчының ярдәмчеләре була торган иде. Хәзер техника көчле, мөмкинлекләре зур. Ике комбайн һәм ике комбайнчы, ике йөк машинасы йөртүче белән ерып чыгабыз. Бөтен эшләрне бергә эшлиләр, – ди Хәмит абый.
Комбайнчылар үзләре эшләреннән бүлдергәнгә күңелдән шелтәләп тә алганнардыр да, бәлки, тик безнең белән аралашканда йөзләрен сыту түгел, авызларыннан ник бер моң-зар чыксын. Киресенчә, эшләрен шулкадәр яратып, хезмәтләреннән канәгать булып сөйләде алар. Монда авыл халкының тырышлыгы да, хезмәтенә тугрылыгы да, «башкалардан калышмыйм» дигән күңел җилкенүе дә, азарты да – барысы да бар иде.
Без килгән көн комбайнчы Илнар Зиннәтуллин өчен истәлекле иде: суктырылган ашлыгын 10 мең центнерга тутырган.
– Комбайнга армиядән кайткач ук утырган идем. Аннан соң чәчү чәчтем. Дүрт ел элек кабаттан комбайн штурвалы артына утырырга насыйп булды. Хыялым да шушылай үзем чәчеп, үзем җыю иде. Безнең эшне яратмыйча эшләп булмый. Бары тик җирне, авылны, эшне ярату гына йөртә мине. Бу – минем әти-әни, туганнарым яшәгән җир, дип яшим. Хәзер авылда да менә дигән итеп яшәп була. Иң мөһиме – эше һәм хезмәт хаклары бар, – диде ул.
Быелгы һава торышы гына кыр батырларының бераз кәефләрен төшергән.
– Башка елларны урып-җыю чорында болай ял итеп торганны хәтерләмим. Быел яңгырлар яву эш тәртибен үзгәртте. Шуңа дип чыккач, вакытында эшлисе, бетерәсе килә. Эш никадәр озакка сузылса, шуның кадәр югалтулар да арта бит. Шулай да узган ел белән чагыштырганда, быел уңыш яхшырак, – диде комбайнчы.
Татарстанның атказанган механизаторы Нурулла Уилданов – озак еллар эшләгән тәҗрибәле комбайнчы. Ул быел 48 нче урагына чыккан.
– Авыру инде ул. «Инде быел гына эшлим дә…» – дия-дия, ничә еллар узган да киткән. Шушы чор якынлаша башлауга, күңел басуга «оча» минем. Чын комбайнчы үзе аерым бер хөрмәтле профессия ул. Эшләгәндә дә, ашаганда да бик күңелле. Эшебезне дә күрәләр, бәялиләр. Хисләрне аңлатып та бетереп булмый. Инде 63 нче яшем белән барам. Киләсе елга туктармын, димен инде, тик ничек туктыйсы булыр ул?.. Шулай да басу тутырып комбайннар йөргәндә күңеллерәк, кызыграк иде. Әллә үзебез яшь булганга шулай булдымы икән? Хәзер бит беребез – бер почмакта, икенчебез – икенче якта. Кайчандыр унышар-унбишәр техника эшләгән эшне ике комбайн башкарып чыксын инде… – ди ул.
Аның сүзләренчә, елга ел охшамаса да, барысы да кадерле, үзгә.
– Бик мул уңыш җыйган еллар да, 1978 елның яңгырлары да, 2010 елгы эсселәр дә истә. Быел ашлык аз түгел, тик узган берничә ел коры килгәч, җир әллә ни алдыра алмый. Күреп торасыз бит, арпалар да кыска. Өлгергән башаклар өстенә яңгырлар явып тору да начар. Чын итеп урып булмый, аскарак төшерсәң, тыгыла. Югалтулары да була, – ди Нурулла абый.
Үзе кебек игенчеләргә исә теләкләрен дә җиткерде ул:
– Хезмәтнең төп асылы – яратуда. Басуны, техниканы, үз җиреңне! Әле ярый: «Бу – минем җир!» – дип күкрәк тутырып сулап, каты итеп басып йөреп була. Бу үзе үк бәхет түгелмени?
Тизрәк җыеп алу
Республика кырларындагы вазгыять буенча Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов белән сөйләштек.
– 30 июльдән башлап Татарстанда явым-төшем китте. Яңгыр яумаган бер генә район да калмады. Бу – көтеп алынган явым-төшем, чөнки уңыш өчен ул бик кирәк иде. Ләкин озакка сузылу сәбәпле, комбайннарга эшләргә мөмкинчелек бетте. Әлеге вакытта 1 млн 320 мең гектардагы бөртеклеләрнең 500 меңнән артыграгы гына җыеп алынган. Бу – 41 процент дигән сүз. Димәк, эшлисе эшләребез алда әле. Соңгы ике атнада гына 35 миллиметрдан алып 130 миллиметрга кадәр явым-төшем булды. Туфракта дым бик күп, яңгыр өстән явып тормаса да, комбайннарга эшләр өчен комачаулый, – диде ул.
Бүген республика буенча уңыш чыгышы гектарына 30 центнерны тәшкил итә. Ленар Гарипов әйтүенчә, игенчеләр алдында торган максат – 4 млн 100 мең тонна ашлык. Тик кырларда җыеп алынасы көзге культуралар да, язгылары да күп әле.
– Өлгергән ашлыкларны җыеп ала алмау уңышның күләмен киметә, әлбәттә. Шуңа күрә алдан фаразлау кыен, Аллаһы Тәгалә күпме бирер… Яңгырлар озаккарак сузылса, уңыш күләме тагын да кимеячәк. Аның каравы бу яңгырлар терлек азыгы әзерләү, шикәр чөгендере, бәрәңге, яшелчәләр уңышы өчен яхшы булды, – ди министр урынбасары.
Ленар Гарипов әйтүенчә, министрлык районнардагы идарәләр, хуҗалыклар белән һәрдаим элемтәдә тора.
– Нинди генә һава шартлары булса да, ашлыкны җыеп алырга кирәк, басуда калдырырга ярамый. Шуңа күрә безнең белгечләр барлык киптерү комплексларына ревизия ясап чыктылар. Бүген республика хуҗалыкларында мондый комплексларның саны – 387. Дымлылыклары югары булган ашлыклар биредә киптерелеп, амбарларга салына. Татарстанда 44 элеватор бар. Аларда 2 млн 400 мең тонна ашлык саклап була. Кырларда 3366 комбайн эшли, алар барысы да төзек. Көннәр ачылып, туфрак җилләүгә үк барысы да тулы куәтенә чыгып эшләргә әзер. Инде сишәмбе көннән барлык район игенчеләре кабаттан кырларга чыкты. Һава шартлары алга таба да шулай торса, без ашлыкларны тиз арада җыеп бетерергә тырышырбыз, – диде Ленар Гарипов.
Һава торышы
Метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу Мостафинадан алдагы көннәргә һава торышын да белештек.
– Хәзер һава массаларының көнбатыштан көнчыгышка күчүе яхшы чагыла, ул Арктика һавасына континент эченә үтеп керергә ирек бирми, шулай ук тропик һава массаларының урта киңлекләргә таралуына комачаулый. Шулай итеп, урнашкан температура фоны августның бу көннәре өчен бик уңай. Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, шимбә, атмосфера фронты үтү сәбәпле, явым-төшемнәр булачак. Исәпләүләр күрсәткәнчә, икенче атна башында без шулай ук антициклон йогынтысы астында булачакбыз, максималь температура 28 градуска кадәр күтәрелер, дип көтелә, – диде ул.
Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч мәгълүматларына караганда, шимбә – 24 августта республикада төньяк-көнбатыштан үтеп кергән циклон урнашачак. Якшәмбе – 25 августта да шушы циклон йогынтысында булачакбыз. Кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы +19…+24 градус тәшкил итәчәк.
Кайда ничек?
Район | Суктырылган мәйдан | Гомуми мәйданның эшләнгән өлеше | Уңыш күләме | Уңыш чыгышы |
Азнакай | 8612 | 21 | 24468 | 28,4 |
Аксубай | 14941 | 53 | 57220 | 38,3 |
Актаныш | 9560 | 25 | 27710 | 29 |
Арча | 20515 | 40 | 56908 | 27,7 |
Балтач | 14453 | 56 | 44693 | 30,9 |
Буа | 26167 | 47 | 81008 | 31 |
Чүпрәле | 15583 | 50 | 54265 | 34,8 |
Зәй | 16251 | 43 | 59100 | 36,4 |
Мамадыш | 16346 | 54 | 49103 | 30 |
Мөслим | 22396 | 44 | 59819 | 26,7 |
Питрәч | 8333 | 29 | 16668 | 20 |
Саба | 7868 | 37 | 19606 | 24,9 |
Сарман | 14833 | 32 | 49761 | 33,5 |
Тәтеш | 19590 | 44 | 84808 | 43,3 |
Ютазы | 5700 | 31 | 17160 | 30,1 |
Мәгълүматлар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat