Бастрыкин ни өчен Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир бирелмәүгә ачыклык кертәчәк

Битарафлылык турында җинаять эше тикшерелә.

Россия Тикшерү комитеты Рәисе Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү мәсьәләсендә җирле түрәләрнең битарафлылык күрсәтүенә бәйле эшне шәхсән үз көнтроленә алган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.
Массакүләм мәгълүмат чараларында республикада күпбалалы гаиләләрнең еллар буе үзләренә тиешле җир кишәрлеге ала алмаулары турында хәбәрләр пәйда булгалый. Моннан тыш, кишәрлек бирелсә дә, юллары, коммуникацияләре һәм инфораструктурасы булмавына зарлану очраклары күзәтелә.

Битарафлылык буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты Рәисе комитетның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Олейникка җинаять эшен тикшерүнең барышы турында җиткерергә кушкан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү