Марат Хөснуллин гаилә ипотекасы шартлары үзгәрүгә ачыклык керткән

Гаилә ипотекасы программасы төп ставка күләменә нык бәйле. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, якын араларда программа шартларына үзгәрешләр кертелмәячәк.
“Төп ставка шулай югары булган бер мәлдә ипотека шартларын үзгәртү мөмкин түгел. Процент ставкасындагы аерма бюджеттан компенсацияләнә, ә бу бик кыйммәткә төшә”, – дип билгеләп үткән Хөкүмәт Рәисе урынбасары.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россиядә гаилә ипотекасын бирүнең яңа кагыйдәләре июльдән гамәлгә кергән һәм аларның 2030 елга кадәр сакланачагы көтелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү