Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре тәмамланды. Башкаланың Халыкара музыка йортында узган республика сәнгать осталары катнашында узган төп чарага Татарстан Рәисе Рәис Миңнеханов белән бергә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән Мәскәү мэры Сергей Собянин да килде.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Мәскәү хакимиятенә Татарстанга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. “Без – Татарстан халкы өчен бай һәм күптөрле мәдәниятебезне башкалада тәкъдим итү – зур дәрәҗә генә түгел, зур җаваплылык та”, – диде Татарстан Рәисе.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин төбәкара элемтәләрне ныгытуның аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. “Бүген, Россиягә икътисади ысуллар белән генә түгел, күп гасырлык традицияләребез аша да йогынты ясарга тырышучылар булганда, төбәкара мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк. Мәскәү белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы хезмәттәшлек һәм үзара ихтирам үрнәге дип атарга мөмкин. Аларны электән тирән тарихи һәм мәдәни багланышлар бәйли иде. Мәскәү дә, Татарстан да икътисади һәм социаль үсештә алдынгы урыннарны били, шул исәптән төзелештә дә. Ике төбәкнең дә чәчәк атуында инфраструктура, туризмны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү буенча уртак проектларның роле зур”, – диде ул.
Сергей Собянин исә башкаладагы татар диаспорасының Мәскәү тормышында актив катнашуын әйтте. “Казан белән Мәскәү арасындагы юл безне өч мәртәбә якынайтты”, – диде Мәскәү мэры.
Тантаналы чара кысасында Марат Хөснуллин Рөстәм Миңнехановка Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан Рәисе М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлы төзелеше проектын тормышка ашыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен билгеләп үтелде. Кичәдә шулай ук алдынгы җәмәгать эшлеклеләренә һәм төрле һөнәр ияләренә Татарстан дәүләт бүләкләре дә тапшырдылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat