Тоз кан тамырларына зыян китерә
Америка галимнәре инде күптән тоз куллануны көненә нибары 3 граммга киметсәң, йөрәк-кан тамырлары авырулары (бигрәк тә инсульт һәм инфаркт) үсеше ихтималы яртылаш кимеячәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Кайбер илләр бу юнәлештә күптән эшли дә башлаган инде. Мәсәлән, Финляндиядә узган гасырның 70 нче елларында ук көн саен тоз куллануны 12 граммнан 9 граммга кадәр киметергә өндәгән мәгълүмати кампания башланган. Һәм тиздән табиблар уңай нәтиҗәгә дә киләләр: илдә йөрәк ишемиясе һәм инсульт белән авыручылар саны 75% ка һәм 80% ка кимегән. Һәм, иң мөһиме, гомер озынлыгы 5-6 елга арткан.
27 яшьтән соң баш мие картая башлый
Галимнәр безнең миебез кайчан картая башлавы турында күптән уйланганнар. Вирджиния Университеты (АКШ) белгечләре үткәргән тикшеренү көтелмәгән җавап бирә. Баш мие картаю процессы 27 яшьтә башлана, шул ук вакытта баш мие мөмкинлекләренең иң югары ноктасы 22 яшькә туры килә. Ә гомер буена алган белемнәр уртача 60 елга кадәр саклана.
Чәй диабеттан булыша
Кара чәй эчү диабет үсешен кисәтергә сизелерлек ярдәм итә. Моны Данди шәһәрчегендәге (Бөекбритания) Шотландия университеты галимнәре ачыклаган. Кара чәйдәге актив полифеноллар инсулин ролен уйный ала икән, ул диабет белән авыручы кешегә бик кирәк. 2 нче типтагы диабет очрагында (бу очракта авыру куркынычы пациент яше белән арта) кара чәй иң нәтиҗәлесе.
Тешләр өчен стресс куркыныч
Стресс тешләр өчен куркыныч, дип ачыклаганнар Цюрих университеты (Швейцария) галимнәре. Көтелмәгән бу бәйлелекне психологлар һәм стоматологлар җентекләп өйрәнгән. Илле студентны ике төркемгә бүләләр, беренче төркем бер ай дәвамында катлаулы сессиягә әзерләнә, ә икенче төркемдә катнашучылар гадәти дәресләргә йөргән. Сессия алдыннан булган стресс теш һәм урт торышына тискәре йогынты ясый икән. Беренче төркемдәге барлык студентларның да авыз куышлыгы начарланган, ә алтысының уртлары шешкән. Икенче төркемдәгеләрнең исә тешләре сәламәт калган. Галимнәр фикеренчә, стресс вакытында кешеләр тешләрен ешрак кыса, бу авыз куышлыгының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Безгә ник салкын тия?
Кешенең тиресе җылыга караганда салкынга сизгеррәк. Бу тиренең бер квадрат сантиметрына салкынны кабул итүче нерв очлары уртача 12-15 сизгер нокта, ә җылылыкны кабул итүче бары тик 2 нокта туры килүе белән аңлатыла. Хәтта җәйге үтәли җил дә томауга, төчкерүгә һәм җитдирәк нәтиҗәләргә китермәсен өчен чыныгу кирәк.
Ләкин бу гына түгел әле. Безнең тәнебез – микроблар өчен тулай торак. Организмның саклау көчләре аларның үрчүен тоткарлый. Тик менә ниндидер көчле йогынты нәтиҗәсендә, мәсәлән, шул ук салкыннан саклау көчләре кими һәм авыру тудыручы микроблар активлаша. Бу хроник авыруларның (ринит, тонзиллит, отит яки ангина) кискенләшүенә, хәтта сидек куыгы һәм бөерләрнең ялкынсынуына китерергә мөмкин.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat