Алар Санкт-Петербургта яшәүче хатын-кызны, имештер, счетыннан кемнеңдер террорчыларга акча күчерү өчен файдалануына ышандырган.
Санкт-Петербургта бер хатын-кыз телефон мошенниклары кушуы буенча парковкадагы машиналарга ут төрткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Аферистлар хатын-кызны, имештер, счетыннан кемнеңдер террорчыларга акча күчерү өчен файдалануына ышандырган. Алар аны, бу хәлдән котылу өчен, 1,7 миллион сум күчерергә күндергән.
Шуннан соң мошенниклар янә хатын-кызга шалтыраткан. Кырыгалдарлар бу юлы, янәсе, тегенең банк счетыннан файдаланучыларны тоту өчен, 5 машинага ут төртергә күндергән. Хәзерге вакытта ут төртүче хатын-кыз тоткарланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat