Мәскәүнең Нагатин район суды ике физкультура укытучысын наркотик сатканнары өчен гаепле дип тапты.
РИА Новости суд матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, хөкем ителүчеләр наркотиклар белән закладкалар урнаштырган һәм аларның интернеттагы урыны турында мәгълүмат бастырган.
Суд аларның һәркайсына катгый режимлы колониядә 9 ел ирегеннән мәхрүм итү билгеләде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat