Казанда Hyundai велосипедчыны бәрдергән – җәрәхәтләнгән ир-атны РКБга озатканнар

Бүген иртән Казанның Универсиада проспектында Hyundai автомобиле велосипедтагы бер ир-атны бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ” шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Авария Косогорная урамындагы 159 нчы йорт янында килеп чыккан. Hyundai машинасы яны белән электр велосипедындагы ир-атны бәрдергән.

Велосипедчының җилкәсе җәрәхәтләнгән. Аны республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү