Гөлнара Габдрахманова: Халыкны уяту бик авыр хәзер

Бер караганда, чит төбәкләрдә туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклау кыл өстендә тора кебек. Җеп тартылганнан-тартыла: татар мәктәпләре ябыла, яшьләр русча сөйләшүгә күчә, балалар гореф-гадәтләрне кирәксенмиләр… дисәм, алай ук түгел. Арада юл яручылар табыла, андыйлар нечкәргән җепкә берничек тә өзелергә ирек куймыйлар. Аларга башкалар кушыла…

Киров өлкәсендәге Малмыж районында Татарстаннан килгән бер төркем журналистларны озатып, таныштырып йөргән Гөлнара Габдрахманова – шундыйларның берсе. Үзе әйтмешли, гадәттән тыш әйберләр дә майтармаган ул. Тормыш юлы да гадәти генә кебек. Әмма милләтне, туган телне саклау һәм яклау юлыннан бер генә минутка да тайпылмаган, башкаларны ияртерлек дәрт-дәрманы сүрелмәгән.

 

Укытучы

Баштарак мин аның татар телендә искиткеч камил сөйләшүенә сокланып йөрдем. Аралаша торгач, сере бик гади булып чыкты. Баксаң, элегрәк Малмыждан Арча педагогия училищесына килеп укучылар күп булган икән. Чит өлкәләрдәге татар авылларында туган телдә укыткан заманнар ерак түгел бит әле. Гөлнара да туган авылы Марсның күршесендә – Яңа Йөректә татар телендә белем алган.

– Авылларыбыз бик кечкенә. Сыйныфта 4 кыз, 2 малай укыган идек. Кызларның өчесе башлангыч сыйныф укытучылары булып киттек. Ярты сыйныф дигән сүз инде бу, – ди ул шаярту катыш. – Бу хәлгә укытучыбыз Сания апа этәргеч ясагандыр дип уйлыйм. Бик яраттык без аны, беренче чыгарылышы идек. 5 нче сыйныфтан Иске Йөреккә төштек, интернатта торып укыдык. Үз вакытында авыр булгандыр инде, әмма хәзер барыбер сагынып искә алабыз. Елап-сыктап йөрергә вакыты да булмады. Бик актив идем. Дружина советы председателе булдым. Балачактан укытучы булырга теләк бар иде, әмма мәктәпне тәмамлаганчы аерым бер фәнне сайлый алмадым. Шунлыктан башлангыч сыйныфларга тукталдым бугай мин. Арча педагогия училищесында бездән саф татар төркеме ясадылар. Укый башлауга җиңел атлетика буенча секциягә язылдым. Педучилищеның җыелма командасында булып, Татарстан, ил буйлап ярышларга йөрдек. Призлы урыннар алдык. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге алып чыктык. Эксперименталь төркем булганга, имтиханны да Казаннан килеп алдылар. Нәтиҗәдә яхшы бәя биреп, училище көллият дәрәҗәсенә күтәрелгән иде ул елны.

Хәтта Казанга эшкә чакырдылар. Әмма мин авылда калырга уйладым, әниемә ярдәм итәсем килде чөнки. Мин 7 нче сыйныфта укыганда, 35 яшендә әтиебез Нургаяз үлеп китте. 34 яшьлек әниебез Гөлниса ике бала белән калды. Безгә ятимлекнең нәрсә икәнен сиздермәде ул. Энекәшем Айрат белән кеше кигәнне кидек, барасы җиргә бардык. Икебез дә тормыш кордык. Әнинең йөзенә кызыллык китермәдек. Дөрес, соңрак: «Әни ничек акча җиткерде икән?» – дип уйлаган чакларым күп булды. Хәзер ул кадер-хөрмәттә энем гаиләсендә яши.

Ике ел Рус Кумбашы авылында (якын-тирәдәге татар авылларында урын юк иде) башлангыч сыйныфлар укыттым да декрет ялына киттем. Әле кызым өч айлык кына иде. Мин тормышка чыккан Татар Кумбашы авылы мәктәбендә татар теле укытучысы кирәк булды. Шунда ирем Ришат белән каенанам Флюра ярдәмгә килделәр. «Авылда урын булганда, эшкә чык. Баланы карашырга ярдәм итәрбез», – диделәр. Шулай итеп, 18 ел татар теле һәм әдәбиятын укыттым. И, рәхәт еллар булды ул чакта. Казанда үткәрелә торган бөтен бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнаштык. Призлы урыннар да алдык. Җәмәгать эшләрендә катнаштык. Тик… килде шундый вакыт: мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарттылар, мин дә кыскартылуга эләктем. Бу хәлне бик авыр кичердем. Юк, һич кенә дә эшсез калганга түгел, ә туган телемә шундый мөнәсәбәт булганга иде бу хисләр.

 

Мөхәррир

Кулыннан эш килгән кеше гадәттә гел күз уңында була. Гөлнараны да Киров өлкәсе буенча чыгып килә торган «Дуслык» газетасына хәбәрче итеп чакыралар. Бер елдан соң Татар Кумбашына авыл хакимияте башлыгы кирәк була. Тагын Гөлнарага тукталалар.

– Авылдашлар сүзен тыңлап керешкән идем бу эшкә. Әмма өч елдан соң «Дуслык»та баш мөхәррир вазыйфасы тәкъдим ителгәч, ике дә уйламадым, ризалаштым. Беренчедән, эшләп киткән урын бит инде, таныш кешеләр янына барам. Икенчедән, кечкенәдән шигырьләр, хикәяләр яздым. Иҗатымны дәвам итәргә иде дигән уй гел башымда булды. Өченчедән, милләт, туган тел, гореф-гадәтләрне саклау дигәндә, миңа Татар Кумбашы гына тар иде инде. Күбрәк файда китерәсем килде. Бу эшемне бик яратып эшлим. «Дуслык»ның чыга башлавына киләсе елда 35 ел була. Дөрес, татар газетасы элек тә булган. «Авыл тормышы» дип аталган. Ничектер, рус газетасының тәрҗемәсе кебегрәк кенә булган ул. Хәзер исә саф татар газетасы атнага бер тапкыр сигез полоса белән чыга. Өлкәдә бердәнбер татар газетасы. Аны чыгарырга өлкә законнар чыгару җыелышы депутатлары һәм мәчетләр ярдәм итә. Нократ Аланы районында да бер хәбәрчебез бар. Уржум районының Көлмез районында да татарлар күп яши. Аларның тормышын да яктыртабыз. Әмма ничек кенә тырышсак та, проблема һәр җирдә бертөрле: укучыларыбыз саны кими бара. Күбесенчә өлкән буын укый. Татарстанның Балтач районыннан да язылалар газетабызга, күршеләр бит. Аралашып яшәгәч, белеп торасылары киләдер.

Баш мөхәррир булып эшләү миңа, чыннан да, хыялларымны тормышка ашырырга ярдәм итте. Милләттәшләремнең бер генә үтенечен дә кире какмаска тырышам. Социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Аулак өй» оештырып җибәрдем. Үз җырчыларыбыз, шагыйрьләребез бар безнең. Аларны да күрсәтергә кирәк. Татарстаннан да чакырабыз. Малмыж районында төрле милләт халкы яши. Башкалардан бер дә ким буласы килми. Ә бу бары тик үзебезгә генә бәйле.

 

Сәнгать җитәкчесе

Татар Кумбашы авылында Гөлнара, сүз ара сүз чыгып: «Мин авылда сәнгать җитәкчесе булып та эшлим әле», – дип әйтеп куйды. Аптырабрак киттем. Әле генә мөхәррир иде бит югыйсә. Баксаң, монысы да чынбарлык икән.

– Бервакыт шулай мәдәният йорты директоры китеп барды да, сәнгать җитәкчесе аның вазыйфасын алып бара башлады. Урын бушап калды. Керүче юк. Мине дә кыстыйлар. Ризалык бирмим. Артып китәр, дим. Шуннан райондагы мәдәни ял үзәге директоры чакырып алды да: «Әгәр кермәсәң, вакансия бетәчәк», – диде. Каршы килә алмадым инде. Бу бит – авылның мәдәни йортын учаксыз калдыру дигән сүз, җитмәсә, бер генә булса да, эш урыны да бетә. Миңа бу эш рәхәтлек кенә бирә. Гыйнвар аеннан бирле мәш киләм. Әмма халыкны уяту бик авыр хәзер. Башта клубка килүдән баш тарталар, без концертны телевизордан гына карыйбыз, диләр. Аннары сәхнәгә менгезеп булмый. Элегрәк бөтенләй башка мохит иде шул. Фольклор ансамбле үзебездә түгел, чит авылларга да концерт куярга йөри иде. Ул апалар олыгайды инде. Йөри торгач, яшьләрне күбрәк спорт өлкәсенә тартырга кирәк дигән фикергә килдек. Бию түгәрәге дә эшләп килә.

Менә шундый хәлләр. Бер кеше өчен күпме бу, азмы? Әлегә сорауга һәркем үзенчә җавап бирер, әлбәттә. Әмма милләт яшәсен өчен Гөлнара кебек тырышырга кирәк дигән фикер барыбер баш калкытмый калмас дигән өмет бар. Татарстан өчен дә кадерле мондый кешеләр. Милләткә дип башкарган эше өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырылган Рәхмәт сүзе әнә шул хакта сөйли.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү