Россиядә төшерелгән беренче фильмның нибары 7 минут кына дәвам иткәнен һәм Степан Разинга багышланган халык җырыннан барлыкка килгәнен белә идегезме? Ә Казанда төшерелгән беренче фильмның нинди вакыйгаларга багышланганын чамалыйсызмы? 27 август – Россия киносы көнендә сәнгатьнең әлеге төренә кагылышлы тарих битләрен, татарлар һәм Татарстан өчен мөһим булган кинокартиналарны барларга тәкъдим итәбез.
«Телсез» кино
Россия кинематографына багышланган бу бәйрәм узган гасырда ук билгеләп үтелә башлый. 1919 елның нәкъ шушы көнендә Совнарком бөтен кино җитештерү өлкәсен үз контроленә алу турында декрет чыгара. Шуннан соң бу өлкәдә шактый үсеш-үзгәрешләр башлана.
Ә беренче Россия фильмын ерак 1908 елда ук күрсәтәләр. «Понизовая вольница» дип аталган кыска метражлы «телсез» фильмны режиссер Владимир Ромашков төшерә. Иң кызыгы: әлеге фильм Степан Разин турындагы «Из-за острова на стрежень» халык җырына нигезләнә һәм нибары 7 минутлык кына була.
Казанда төшерелгән беренче фильм шулай ук «телсез» була. 1928 елда тәкъдим ителгән «Булат батыр» кинокартинасын режиссер Юрий Тарич төшерә. Емельян Пугачев җитәкчелегендәге фетнәгә багышланган бу фильмга әдәби сценарийны Әгерҗедән Габдрахман Шакиров атлы кеше яза, Натан Зархи исә аннан киносценарий эшли. Атамасыннан күренгәнчә, аның төп герое Булат батыр татар фетнәчеләренең башлыгы була. Күпме кирәк изелгән һәм тилмереп яшәгән халык образы да беренче тапкыр нәкъ шушы фильмда чагылыш таба.
Татар фильмнары
XXI гасырга кайтып, татар кинематографы һәм, гомумән, татарлар өчен әһәмиятле булган фильмнарны барлыйк. Билгеле, бу юлларны язучы авторның фикере белән сезнең фикер тәңгәл килмәскә мөмкин, кино өлкәсендә субъективлык – бик табигый нәрсә.
«Күктау» (2002)
Драманың режиссеры – Илдар Ягъфәров. Рольләрне Фәрит, Йосыф Бикчәнтәевләр, Әзһәр Шакиров башкара. Татарлар турында һәм Татарстанда төшерелгән беренче фильм дип «Булат батыр»ны атасалар да, «татарча кино» төшенчәсе нәкъ менә «Күктау»дан соң барлыкка килә.
«Зөләйха» (2005)
Күп кенә тәнкыйтьчеләр әлеге фильмны «бик кыю кинокартина» дип атый. Идея авторы һәм режиссер – Рамил Төхвәтуллин. Фильм Гаяз Исхакый әсәре буенча төшерелгән. «Зөләйха» – татарны көчләп чукындыру фаҗигасен, татар хатын-кызының аянычлы язмышын сурәтләгән фильм.
«Бибинур» (2009)
Әлеге фильмның режиссеры – Ростов-Дон шәһәреннән Юрий Фетинг. Инсценировкасын Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча Мансур Гыйләҗев язган. Мөгаен, аны Казан мөселман кинофестиваленең (хәзер ул «Алтын мөнбәр» дип атала) иң зур казанышы дип атарга буладыр. Төп рольне Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова уйнаган әлеге фильмны күрмәгән яки аның турында ишетмәгән кеше, бәлки, юктыр да. Әмма туган җир, милләт өчен борчылырга, үз-үзебезгә «Без кем?» соравын бирергә этәрүче бу кинокартинаны бәйрәм хөрмәтенә булса да тагын бер карарга мөмкин.
«Исәнме сез?» (2021)
Режиссер Илдар Ягъфәровның чираттагы нәфис фильмы. Һәм Мансур Гыйләҗев белән тандемда эшләгән кинокартиналарының берсе. Сүз уңаеннан, әлеге фильмның премьерасы булган көнне «Мир» кинотеатрындагы залда хәтта баскычларда да урын юк иде. Бер караганда, туганлык, бер гаилә эчендәге фаҗига турындагы бу фильмның башыннан ахырына кадәр «Исәнме без?» дигән фикер кызыл җеп булып сузыла.
«Ядәч! Истә!» (2023)
Байбулат Батулланың тәүге тулы метражлы фильмы. Балык Бистәсе районының Кече Әшнәк авылында әлеге кинокартинада төп рольләрне Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Роза Хәйруллина һәм таҗик егете Юныс Таиров башкара. Сүз уңаеннан, узган ел Россия киноиндустриясен яулаган Татарстан фильмнарының берсе ул. Ике дистә миллион сум тирәсе керем китергән тагын нинди татар фильмын беләсез? Ә фильмның мәгънәсенә, төп фикеренә килгәндә, анда һәркем үзенә кирәген таба ала.
Сүз уңаеннан, әлеге фильмнар барысы да интернеттагы ачык чыганакларда бар. «Татарча фильмнарны күрсәтмиләр, кайда бар соң алар?» – диярлек урын калмасын, дибез инде…