Марат Кәбиров: Бу сорауны беркайчан да беркемгә дә бирергә ярамый

«Кеше – дөньяда иң акыллы җан иясе», – дип мактанырга яратабыз бит инде без. Чынлап та шулай, бер карасаң, бәхәсләшеп булмый торган хакыйкать. Әмма без аз гына сәеррәк тә бугай… Моны төгәл генә билгеләп булырдай сүз дә таба алмыйм әле.

Бер мәлне Башкортстанның Гафури районында йөрибез. Матур як ул, таулар, кыялар… Менә шул кыя башында дөньяның иң акыллы җан ияләре ташны уеп язу калдырганнар: «Здесь был Вася!», «Булат+Зилә». Кайберләрендә таш уеп язган көннәренең датасы да бар. Әйткәндәй, элек мондый язулар бихисап була торган иде. Юл буенда ниндидер чишмә янында тукталасың, андагы өстәл яки эскәмиядә пәке белән уеп язылган язулар мыжгып тора. Хәтта туалет стеналарында да шул «Здесь был Вася»лар тора иде. Хәзер бераз кимегән кебек. Моның сәбәпләре гади генә бугай.

Кыяга уеп язу җиңел түгел бит инде. Башта анда менәргә кирәк әле. Шуннан ташны чокып утырырга. Эскәмиягә дә язу җиңел түгел. Ким дигәндә, үткен пәке кирәк. Хәзерге кеше мондый гамәлләргә иренә, ул җайлырак юлны эзли. Ә хәзер… Хәзер здесьбылвасялар өчен хөррият килде.

Ниндидер кыя түбәсенә менәсең икән, үзеңне үзең фотога төшерәсең дә интернетка куясың. Уклы кыя бу! Һәм мин! Здесь был Вася! Һәм аны бөтен дөнья күрә ала. Бу бит инде үз гамәлеңне күккә күтәреп күрсәткән кебек. Һәркемнең күрү мөмкинлеге бар. Телиләрме-юкмы, анысы – бүтән мәсьәлә. Теләмиләр икән, карамасыннар – мәҗбүр итүче юк.

Диңгез буена баргансың икән, тагын да отышлырак. Суга уеп язып булмый бит, ә монда һоппа – фото: «Здесь был Вася!» Кайда гына барсаң да, ни генә кылсаң да – фотога гына төшер. Ул мәңгелек, синең һәр адымың тарихта калачак. Һәм бөтен Җир шары, бөтен галәм аерата зур горурлык белән сөрән салачак: «Здесь был Вася!»

Яңа күлмәк сатып алгансың икән, әйдә, шуны киеп фотога төш тә интернетка куй. Бөтен кеше күреп сокланачак, лайк куеп, мактау сүзләре яудырачак, ә кемнәрдер көнләшүдән ярылып үләчәк. Үлсеннәр, шул кирәк аларга. Җирдә кеше болай да мыжгып тора, ничек юк итәргә дә белмиләр. Көнчелләр шартлаганнан бер зыян да юк, экология генә яхшырып калыр.

Берәр тәмле нәрсә пешерәсең икән, мотлак фотога төшереп, интернетка куярга кирәк. Шунсыз булмый, синең нинди тәмле ризык ашаганыңны бөтен дөнья белеп торырга тиеш. Торт, бәлеш… «Вася ел балиш!» Төсе килмәгән булса, фотошоп бар. Бераз гына матурлап алырга була. Яки бүтән төрле программалар. Хәзер хәтта ясалма акыл ярдәмендә дә сурәт ясап була. Хәтта пешереп тә торасы юк – сурәтен генә эшлә. «Это ел Вася!» Дөньядагы иң акыллы затның нәрсә ашаганын белми калмасыннар берүк.

Табындагы ризыкны фотога төшереп утырган кешене мин бик аңлап бетерә алмыйм. Һәрвакыт ябыгу чараларын рекламалый торган фотолар искә төшә. Хәтерлисездер инде: до и после. Бер ягында – ябыктыручы даруны эчкәнгә кадәрге рәсеме, икенче ягында – эчкәннән соң. Монда да тулы бәхет өчен шулайрак эшләү кирәктер кебек тоела. Бер ягында – ризык ашаганга кадәр, икенче ягында – ашаганнан соң.

Беләсезме, менә шундый гади генә фотолар күпме лайк җыя? Әллә никадәр комментлар язалар. Караучылар саны меңнәрчәгә җитә. Кемнең кайда булуы, нәрсә алып киюе, нәрсә ашавы бөтен кешене дә кызыксындыра. Син әллә нинди кызыклы, файдалы, зәвыклы әйберләр язарга мөмкинсең, ул беркемгә дә кирәкми диярлек. Ә менә «Здесь был Вася» һәркемгә кирәк. Чөнки адәм баласының һәрберсендә «Здесь был Вася» яши. Кайчагында ул үз-үзеңне яки иреңне-хатыныңны туган көне белән котлауга әйләнә. «Ну, яныңда бит инде якын кешең, котла, ник аны интернетка куерга?»  Бу сорауны беркайчан да беркемгә дә бирергә ярамый. Кайчагында «Хәерле иртә!», «Изге җомга мөбарәк булсын!» рәвешенә керә. Ә кәк же, йокыдан тору белән бөтен халыкка хәерле иртә теләргә кирәк. Эреләнгән, сәлам дә бирми дип уйларга мөмкиннәр… Барысын да җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Син бит амеба да, бөҗәк яки хайван да түгел, ә дөньядагы иң акыллы җан иясе. Дәрәҗәңне төшерергә ярамый.

Кем әйткәндәй… Хәерле көн! Көннәрегез матур узсын!


Фикер өстәү