Вирус йоктыручылар саны арта: чирдән ничек сакланырга?

Көз үзе генә килми, сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны берничә атна рәттән арта инде. Көзгә кергәч, гадәттәгечә, салкын тию, грипп очраклары да артачак. Чирдән ничек сакланырга?

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов әйтүенчә, көз якынлашканы сизелә башлаган инде. Соңгы өч көндә генә  дә аларның бүлегендәге ятак урыннарның яртысы (!) авыручылар белән тулган. «Бездә ятып дәваланучыларның яртысында – пневмония. Ангина, кизү (гастроэнтерит) белән ятучылар да шактый», – ди табиб.

Рөстәм Насретдинов сүзләренә караганда, соңгы арада белер-белмәс антибиотик эчү очраклары да ешрак күзәтелә башлаган.

– Тагын бер искәртәсем килә: вируслы авырулар вакытында антибиотиклар эчәргә ярамый. Ул бактериаль чирләр вакытында гына ярдәм итә. Аннары антибиотик бары тик кан анализы нәтиҗәләре буенча гына билгеләнергә тиеш. Әгәр ютәл биш көннән дә озаккарак сузылса, биш көннән дә артык 38 градустан югарырак температура сакланса, кичекмәстән табибка күренергә, гомуми кан анализы тапшырырга кирәк, – ди табиб.

Бер атна эчендә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 36 процентка арткан. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре моны җәйге яллар сезоны тәмамлану, мәктәпкә әзерлек чоры башлану белән аңлата. Ковид белән авыручылар саны артса да, саннар, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,3 тапкыр азрак, ди алар.

КФУ Университет клиникасының участок терапевты Алинә Заһидуллина: «Ковидтан саклану өчен, вакцина ясатудан да ышанычлырак ысул юк», – ди. Грипптан да нәкъ шундый юл белән саклану яклы ул.

– Хәзер гриппка каршы вакцина ясату өчен иң кулай вакыт. Ник дигәндә, көннәр кисәк суыту белән грипп, ковид кебек вируслы авырулар да ешрак күзәтелә башлый, – ди табиб. –  Һава торышының кисәк үзгәрүе сәбәпле, организм стресс кичерә. Бу, үз чиратында, иммунитетның төшүенә китерә. Шул рәвешле вируслы авырулар белән беррәттән бу чорда бронхиаль астма, хроник үпкә авыруы (ХОБЛ) һәм хроник бронхит кебек авырулар да баш калкыта. Алардан саклану өчен, вакытында вакцина ясатырга кирәк.

Соңгы арада коронавирус белән авыручылар саны кисәк артуны да һава торышының уйнап торуы белән аңлата ул.

– Пандемия чорындагы хәлләр кабатланмасын өчен, гади генә киңәшләрне истә тотарга: кеше күп булган урыннарда битлек кияргә, урамнан кергәч, яхшылап кулларны юарга, авырган кеше белән күрешмичә торырга, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә кирәк. Шуның белән беррәттән коронавируска каршы да вакцина ясатырга кирәк, – ди Алинә Заһидуллина.

Быел Татарстанда 2 миллионлап кешегә гриппка каршы прививка ясалыр дип көтелә. Башка еллардан аермалы буларак, быел республикага вакцинаның беренче партиясе август башында ук кайтты. Бу атнадан, әйтик, Казанда күчмә вакцинация пунктлары да эшли башлады. Алар алты метро станциясе («Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты», «Имәнлек») янында урнашкан. Гриппка каршы вакцинаны 18 яше тулган һәркем ясата ала. Үзең белән паспорт булу мәҗбүри. Күчмә пунктлар иртәнге сәгать сигездән кичке җидегә кадәр эшли.

– Күчмә пунктларда үзебездә җитештерелгән «Совигрипп» вакцинасын ясыйлар. Җәй ахыры, көз башы – прививка ясату өчен иң кулай чор. Вируслы чирләр баш калкыткан чорга инде иммунитет формалашырга өлгерәчәк. Грипп вируслары ел саен мутацияли, аның яңа штаммнары пәйда була. Узган ел ясалган вакцинадан соң пәйда булган иммунитет та какшый гына бара. Шуңа күрә прививканы ел саен ясатырга кирәк, – диелә Казан мэриясе хәбәрендә.

11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова, җәйге ялдан соң балалар бакчаларында да авыручылар саны артачак, дип фаразлый. Елның-елында шундый хәл чөнки. Шуңа күрә баланың иммунитетын бүгеннән үк ныгыта башларга киңәш итә ул.

– Баланың температурасы күтәрелә, ул баш авыртудан зарлана икән, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. Чөнки бу салкын тию генә түгел, бик күп  башка чирләрнең дә билгесе булырга мөмкин. Баланы үз белдегең белән дәваларга маташу куркыныч. Вируслы авырулардан саклану өчен исә коронавирус өйрәткән гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, – ди табиб. – Форсаттан файдаланып шуны да әйтәсем килә: күп кенә ата-ана, баланың температурасы 37,5кә күтәрелүгә үк, ашыгыч ярдәм чакыра. Әмма бу очракта өйгә участок табибын чакыру да җитә. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, иң беренче чиратта, авыр хәлдәге балаларга, тәнен көзән җыерган, ниндидер катлаулы авырулары булган, өянәге кузгалган сабыйларга ярдәмгә ашыга. Юк кына температура өчен чакыру аркасында, алар күпкә җитдирәк ярдәм кирәк булган бала янына барып җитә алмаска мөмкин.

 


Фикер өстәү