Глобаль кризис фонында Россиядә дә хәл кыенлаша. Якындагы айларда дөньякүләм зур мәтәлчек һәм шуңа бәйле бөек вакыйгалар ихтималлыгы кискен көчәя. Бөтендөнья икътисадый форумы җитәкчелеге: «АКШта 2024 елның ноябрь сайлавы алдыннан шокка китерүче вакыйгалар эпохасы башлана», – дип белдерде.
Россиянең матди проблемалары санкцияләр белән көчәйтелә. Илдәге эре предприятиеләр чит илләрдән (шул исәптән дус илләрдән дә) химия чималы ала алмаганлыктан, массакүләм банкротлык алдында тора дигән хәбәрләр күренә. Банклар илдә өс һәм аяк киемнәре дефициты башланачак дип фаразлый. Акча күчереп булмаганлыктан, Кытай фабрикаларына түләү мөмкин түгел, импорт кискен кими. Базар шартларында дефицит булырга тиеш түгел ул түгелен. Нәрсәгә бәя күтәрелә, бизнес шунда ук ул тармакка инвестицияләр ясый һәм күпләп җитештерүне җайга сала. Ләкин бүгенге Россиядә бу процессны тормозлаучы факторлар күп. Шуларның иң мөһимнәреннән берсе – кадрлар проблемасы һәм ул айдан-айга кискенләшә. Өс киеме тегәрдәй тегүчеләрне каян аласың? Ательелар 1992 елда ук ябылып бетте диярлек. Ул чактагы тегүчеләр хәзер пенсия яшендә.
Эшче куллар кытлыгы авыл хуҗалыгында аеруча кискенләшә. Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут 2023 елда гына да тармакта 200 мең кеше кимүен әйтә. Мәсьәлә кадрларның башка эшкә күчүе белән генә түгел, пенсиягә чыгуы белән катлаулана. Министрлыкта кул кушырып утырмыйлар, проблеманы чишү юлларын эзлиләр. Тармакка белгечләр җәлеп итү өчен, махсус программа эшләнә икән. Шәһәр балаларын авылга тартып китерү мөмкин түгеллеген министр яхшы аңлый. Төп игътибарны авыл балаларына юнәлтергә ниятли. Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы барлык вузлар да авылда агрокласслар булдырырга тиеш дип ниятләнә. Министр, аз комплектлы мәктәпләр дә онытылырга тиеш түгел, дип саный. Соңгы совет чорында югары класс укучылары фермага йөреп эшләп караган иде. Шул тәҗрибәне тагын бер сынарлар, мөгаен. Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Дыбова курьер һәм таксист профессияләрен тыярга һәм аларны оборона заказын үтәү өчен заводларга җибәрергә чакыра. Аптыраган үрдәкнең күлгә арты белән чумуын хәтерләткән бу чаралар зур нәтиҗәләргә китермәс, мөгаен.