«Татарстан нефть-газ химиясе – 2024»: форумда ниләр көтелә?

Татарстан нефть һәм газ химиясе турында фикер алышу үзәгенә әверелде. Тәгаен әйтсәк, халыкара мәйдан бу! Казанда «Татарстан нефть-газ химиясе – 2024» форумы уза. Өч көн дәвамында җыенда ун меңнән артык кунак катнашыр дип көтелә. Форум эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Ачылыш тантанасы

Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында билгеләп үткәнчә, бүген фәнни-технологик мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалану һәм республиканың тотрыклы икътисадый үсешен тәэмин итү аеруча мөһим.

– Нефть һәм газ сәнәгате тармагы хезмәткәрләре көне алдыннан республикабызның зур халыкара тармак форумы үзәгенә әверелүе күркәм традициягә әйләнде, – диде Татарстан Рәисе.

Аның сүзләренә караганда, быел җыен Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган. «Форум мәйданының ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлекне дәвам иттерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, дөнья икътисадындагы геосәяси үзгәрешләр нәтиҗәләрен җиңү юллары турында сөйләшү өчен яхшы мәйдан булачагына ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юдин сүзләренә караганда, әлеге мәйдан тәҗрибә алмашу, көн кадагындагы проблемалар турында уртага салып сөйләшү, тармакның үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен үзенчәлекле мәйдан булып тора.

Билгеле булганча, форум кысасында TatOilExpo – 2024 халыкара күргәзмәсе дә уза. Рөстәм Миңнеханов аның эше белән якыннан танышты. Күргәзмәдә нефть һәм газ химиясенең барлык өлкәләренә бәйле яңа алымнар – җиһазларны ремонтлаудан алып эштә ясалма интеллекттан файдалануга кадәр күптөрле тәкъдимнәр урын алган.

 

Пленар утырыш

Бүген тармакта кулланылучы технологик чишелешләр, шулай ук ресурс базасының сыйфаты бик мөһим. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта әйтте.

– Мин әлеге форумда катнашучы хезмәттәшләребезгә ихлас рәхмәтле, – диде ул. – Татарстан территориясендә инде күп еллардан бирле нефть чыгарылуга да карамастан, яңа технологик чишелешләр һәм эшләнмәләр безгә әлеге эшне алга таба да дәвам иттерү мөмкинлеген тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республикада елына 35 миллион тоннага якын углеводород чыгарыла. «Күбрәк тә чыгара алган булыр идек», – дип тә өстәде ул, хәзерге вазгыятькә ишарәләп.

– Гомумән алганда, нефть эшкәртү һәм нефть химиясен үстерү – безнең стратегик бурычыбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кайсы гына тармакны алсаң да, белемле кадрлардан башка булмый, әлбәттә. Татарстан Рәисе бу хакта да искәртте. Аның әйтүенчә, соңгы елларда республикада югары мәктәпне үзгәртеп кору, инженерлык мәктәпләре булдыру юнәлешендә җитди эш алып барыла. «Алдынгы инженерлык мәктәпләре төзелә. Без бүген әлеге мәсьәлә турында Үзбәкстандагы коллегалар белән дә сөйләштек. Бу юнәлештә дә хезмәттәшлек итә алабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шуны да билгеләп үтте: элек фән аерым, бизнес аерым булып саналса, хәзер алар берләшү юлында. «Тормыш күп кенә нәрсәләргә карашны үзгәртте. Элек хезмәттәшләребез барлык технологияләрне кайдандыр сатып алырга мөмкин дип санаса, бүген вазгыять үзгә. Бөтен нәрсәне дә сатып алып булмый!» – диде ул.

Пленар утырыш алдыннан узган тагын бер чара – Газпромбанк оештырган эшлекле иртәнге ашта Рөстәм Миңнеханов банкның Татарстанның ышанычлы хезмәттәше һәм республиканың банк секторында зур уенчыларның берсе булуын әйтте. «Республикадагы ун процент ул – Газпромбанк. Иң мөһиме, уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бу – нефть һәм газ химиясе комплексы да, сәнәгать тә, торак төзелеше дә. Соңгы вакытта Газпромбанк Татарстанның күп кенә проектларында катнаша. Рәхим итегез. Әйдәгез, зур проектларны бергәләп тормышка ашырыйк», – диде Татарстан Рәисе.

 

 

Очрашулар

Форум кысасында Татарстан Рәисе Бәһрәйн корольлегенең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры, доктор Мөхәммәт бән Мөбарәк бән Даина белән очрашты.

– Сез өченче ел рәттән Татарстанда узучы форумда катнашасыз, – диде Рөстәм Миңнеханов, министрны сәламләп. – Безгә карата игътибарыгызны һәм республика белән элемтәләр урнаштыруда күрсәткән ярдәмегезне югары бәялибез.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, Россия өчен Бәһрәйн белән ике арадагы эшлекле мөнәсәбәтләр мөһим урын алып тора, илебез корольлекне якын көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисадый, инвестицион хезмәттәш дип саный. «Бу елның маенда Бәһрәйн короленең Мәскәүгә эш визиты кысасында аның белән очрашу минем өчен зур дәрәҗә булды. Аны Татарстанда да көтәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Мөхәммәт бән Мөбарәк бән Даина сүзләренә караганда, Татарстан – Бәһрәйн өчен дус кына түгел, ә тугандаш республика. «Без эшлекле элемтәләрне ныгыту юнәлешендә эшлибез», – диде ул.

Белоруссия Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашуда да хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар. «Ике арада товар әйләнеше зур, әмма омтылыр урын бар әле. Күп еллардан бирле Белнефтехим, Минск трактор заводы һәм башкалар белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез. Татарстан авыл хуҗалыгы техникасының күп өлеше дә Белоруссиянеке. Сездә безнең компанияләр дә тәкъдим ителгән», – диде Рөстәм Миңнеханов. Үсеш юнәлешләре буларак ул нефть химиясе, машина төзелеше, транспорт кебек тармакларны тәкъдим итте. Вакыт белән сыналган элемтәләрне Виктор Каранкевич та югары бәяләде.

Татарстан белән Үзбәкстан арасында исә былтыр товар әйләнеше, 27 процентка үсеп, 370 миллион долларга җиткән. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның энергетика министры Журабәк Мирзамәхмүтов белән очрашуда әйтте. «Үзара товар, хезмәтләр белән тәэмин итүнең күләмен һәм төрен арттырырга кирәк. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», – диде Татарстан Рәисе.

Түгәрәк өстәл

Форум көннәрендә алты түгәрәк өстәл узачак. Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагында һәм юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтүгә багышланган очрашуларда катнашты. Анда яңа продуктлар һәм инновацияле эш алымнарын тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, Росавтодор юлларның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итүче заманча материаллар турында сөйләде.

 

Белешмә

«Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2024» башкалада 26–28 август көннәрендә уза. Аның максаты – предприятиеләр арасында төбәк һәм халыкара дәрәҗәдә эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтү. Форум кысасында узучы TatOilExpo – 2024 халыкара күргәзмәсендә 200дән артык компания катнаша. Чагыштыру өчен: былтыр әлеге сан 180не тәшкил иткән.


Фикер өстәү