Үткән шимбәдә дөньякүләм зур әһәмияткә ия зур вакыйга булды: Telegram мессенджерын оештыручы Павел Дуров Франциядә тоткарланды. Аны террорчылыкта, наркотиклар белән сәүдә итүдә, экстремизмда һәм башка бик күп җинаятьләрдә гаеплиләр. Ай-ти гигантның гаебе чынлыкта дистәләгән державаның яшерен хезмәтләренең зур басымына карамастан, мессенджерда хәбәр алышуның конфиденциаль, ягъни яшерен булып калуында иде. Әлегә кадәр Telegram аша җибәрелгән хәбәреңне кемдер ачып укыр дип шикләнмичә аралаша ала идең. Хәбәрләшү сере бер Дуров мессенджерында гына калды диярлек. Башка социаль челтәрләр һәм мессенджерлар бу мәсьәләдә яшерен хезмәтләр кубызына биергә мәҗбүр ителде.
Ай-ти миллиардерның, дөньякүләм танылган һәм меңләгән йогынтылы сәясәтче белән якын элемтәләре булуы белән мактана алган шәхеснең үзен сүз иреген яклаучы демократиягә керткән илдә тоткарлануы һәм зур срокка төрмә шулпасы эчәргә озатылу куркынычы астында калуы глобаль цензураның үз тырнакларын тирәнгәрәк батыра башлавы хакында сөйли. Көнбатышта сүз иреге юк иде чынлыкта. Аның иллюзиясе генә яшәде. Соңгы бер-ике дистә ел эчендә ул иллюзия дә юкка чыгып бара. Шпионлыкта гаепләнеп Англия төрмәсенә яшерелгән интернет-журналист Ассанжны, Америка хакимиятләренең җинаятьләре хакында кычкырып әйтүе өчен эзәрлекләнгән һәм Россиядә качып яшәргә мәҗбүр ителгән элекке Үзәк разведка идарәсе агенты Сноуденны гына искә төшерик. Сноуден Дуровның кулга алынуын «төп кеше хокукларына һәм сүз ирегенә кизәнү» дип бәяләп өлгерде инде. Аннан соң югарыда әйттек бит: барлык мессенджерлар да яшерен хезмәтләр ихтыярына буйсына.
Интернет киң таралуга, барлык Көнбатыш демократияләре үзләре өчен уңайсыз булган бер нәрсәгә төшенде: хакыйкатьне яшерү кыенлашты. Моңарчы глобаль мәгълүмат кырын финанс мафиясе һәм зур сәясәт акулаларының контроле астында тотып, теләсә нинди кара идеяне сүз иреге соусы белән тәкъдим итеп була иде. Бу мөмкинлек югала башлады. Сиончыларның Газзәдәге соңгы ерткычлыгы уңаеннан бу аеруча ачык күренде. Дөньяның прогрессив җәмәгатьчелеге вәхшилеккә каршы протест белән чыкты. Кара көчнең башка алымнары да зур каршылыкка очрый башлады. Пандемия чикләүләре уңаеннан протест акцияләре, Европада фермерлар хәрәкәте һәм башка бик күп вакыйгалар халыкларны тоталь гипноз астында тоту кыенлашуын күрсәтә. Алда исә бөек вакыйгалар тора. Тиңе булмаган кризис һәм зур сугыш әзерләнә. Шулар алдыннан цензураның көчәйтелүе гаҗәпмени?