Рөстәм Миңнеханов «Ак барс» белән очрашуда: Татарстан үз хоккее белән горурлана

КХЛда яңа сезон башланыр алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы белән очрашты. Очрашу Казанда клубның спорт базасында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа сезон башланыр алдыннан хоккейчылар белән очрашу күркәм традициягә әйләнде. «Ак Барс» – безнең яраткан команда, республиканың чын бренды. Татарстан үз хоккее белән горурлана. Без – сезнең тугры җанатарларыгыз», – диде ул.

Билгеле булганча, «Ак барс» яңа сезонга яңа баш тренер Әнвәр Гатиятуллин җитәкчлегендә керә. «Без аңа һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез. «Ак Барс»ның уңышлы чыгыш ясаячагына ышанабыз. Иң мөһиме – имгәнүләр азрак булсын. Сезнең осталыкта шик юк. Бездә тренировкалар һәм уеннар өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Матур, бердәм, команда уенын күрсәтәсе генә кала. Уңышлар сезгә!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Әнвәр Гатиятуллин команданың алдагы сезон алдыннан яхшы әзерлек эшләре башкарганын билгеләп үтте.

«Без «Ак Барс»ның Татарстанның визит карточкасы булуын аңлыйбыз. Безнең алда бурычларның иң зурысы тора. Куелган максатларга бергәләп ирешәчәкбез», – диде баш тренер.

Казан клубының яңа сезонда беренче уенны 5 сентябрьдә булачак. Уфада «Салават Юлаев»ка каршы уздырачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү