Бүген иртән Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертелгән. Очышлар иминлеген тәэмин итү максатында кабул ителгән карар бу. “Татар-информ”, “Росавиация” рәсми вәкиле белдерүенә таянып, шул хакта хәбәр итә.
“Аэропорт Мәскәү вакыты белән 07.00 сәгатьтән самолетларны вакытлыча кабул итми һәм җибәрми”, – диелгән белдерүдә.
“Казан” аэропортына Мәскәүдән (“Шереметьево”) һәм Сочидан очучы самолетлар Самарадагы запас аэродромга җибәрелде, дип хәбәр ителгән Казан аэропортыннан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat