Район газетасында газета укучының «Хәтнә авылы турында истәлекләр» дигән күләмле язмасы (китабыннан өзекләр дип аңладым) басылды. Язма күләмле, эчтәлекле, гыйбрәт алырдай фикерләргә бай. Шул язмадан бер цитата бүгенге сөйләшүгә этәргеч бирде дә инде.
Автор үткән гасырның җитмешенче елларында КПССның Арча райкомы секретаре Харис Зәйнуллин белән әңгәмәсен китерә. Шул әңгәмәнең бер өлешен бирик. Район җитәкчесе сөйли: «Хәтнәдә бик күп интеллигент катлавы яшәде инде анда. Шулар арасында бик оста шикаять яза белүчеләр дә очрады. Аларның Казанда, Мәскәүдә зур органнарда эшләүче дуслары да булуы билгеле иде. Елга әллә ничә тапкыр зур органнардан кешеләр килеп, үз эшеңне эшли алмый, шулар белән йөрергә туры килә иде… Шикаять арты шикаять тикшереп йөрүчеләрдән туйгач, башта балалар йортын, аннан санаторийны икенче җиргә күчердек. Кешеләр күченеп киткәч, мәктәп ябылды. Китапханә, клубның кирәге калмады…»
Бу юлларның авторы үзенең велосипедлы сәяхәтләрендә Хәтнә авылын маршрутына керткәли. Табигатьнең гаҗәп матур урыны, кайчандыр шаулап-гөрләп торган авыл… Бүген аның урамнарында үлем тынлыгы. Инфраструктура булдырсаң, туризм өчен, ял итү өчен менә дигән җир. Хәтнә суын эчеп карамаган кеше юктыр. Шул шифалы суның чыганагы булган чишмә таудан түбәнгә ыргылып ага… Әмма советча «оптимизация» авылның башына җиткән. Автор шул оптимизация сәбәбе булган, адәм балаларының бер-берсен юкка чыгару ысулына әверелгән эзәрлекләүләр турында яза.
Совет чорында эзәрлекләүләрнең киң кулланылган формасы югары органнарга шикаять язу иде. Шикаятьләр күп вакытта аноним рәвештә языла. Исемеңне куймый язсаң яисә псевдоним файдалансаң, үзеңә тимиләр, ә дошманыңның җелегенә үтәләр. Горбачев хакимияткә килгәч, аноним шикаятьләрне тикшермәскә дигән махсус карар да кабул ителде. Әмма чир китә, гадәт китми, диләр бит. Шикаять язучылар, бигрәк тә аноним шикаять язучылар гадәттә бик түбән җанлы кешеләр була. Донос, шикаять – гадәттә сәнәктән көрәк булганнар коралы, карьера ясарга талант юк, баскычтан югары күтәрелү теләге исә куәтле. Затлы шәхесләрне изеп, алар башына басып күтәрелергә омтыла шуңа күрә. Әйтик, Хәтнә хастаханәсенең тиңсез табиблары турында әллә никадәр легендалар ишеткәнем бар минем. Менә шулар мәктәбе, шулар традициясе яшәргә тиеш бит инде. Әмма кайчандыр ул авылда хастаханә булгандыр дип уйларлык та түгел. Нигезен дә таба алмыйсың.
Коллективта, җәмгыятьтә кешеләрнең бер-берсен эзәрлекләве, шул эзәрлекләүнең бер формасы булган шикаятьләр ил үсеше өчен җимергеч тәэсир ясый, чөнки шәхесне изә, талантларны үтерә, кешеләр бер-берсеннән уңай якка аерылып торудан курка башлый, үз эчләренә бикләнә. Барлык җәмгыятьләрдә дә киң тарала бу күренеш, аның нигезендә имансызлык ята. Мобинг, буллинг дигән импорт исемнәре дә бар. Эзәрлекләү күренешләре балалар коллективыннан ук килә һәм, канга сеңгәч, гомер юлы буйлап дәвам итә. «Парламентская газета» үз сайтында, балаларның 57 проценты, укытучыларның 70 проценты эзәрлекләүгә дучар була, дигән саннарны китерә. Соңгы сан – педагогларның массакүләм рәвештә буллинг объекты булулары мине бераз гаҗәпләндерде. Коллективта эшләгән кеше буларак беләм: үзара төркемнәргә бүленеп астыртын көрәш алып бару, болай да тар булган йогынты өлкәләрен бүлергә тырышу күзәтелә торган нәрсә ул. Кемнәрдер югарыга күтәрелә башласа, аңа аяк чалу, астыртын рәвештә арттан пычак кадарга тырышу кешелек җәмгыяте яралганнан бирле килгән. Мескен һәм түбән җаннар үз-үзләрен раслау формасы буларак файдалана ул ысулларны. Талантларның уңышын киметеп күрсәтергә тырышу, аны даими тәнкыйтьләү, бер дә булмаса, шикаятьләр язарга алыну мескенлектән килә. Отличникларның «ботаник» дигән халыкара исеме барын гына искә төшерик. «Ботан» исемен хәтта эре компанияләрнең хезмәткәрләренә дә тагалар икән. Тискәре төсмерле сүз, аның артында төркемнең (толпа) кемнеңдер аерылып торуын яратмавы ята. Тән төсе, физик кимчелекләр белән аерылып тору да күп вакыт мобинг объектына әйләнүгә китерә.
Дәүләт Думасы депутаты, мәгариф буенча комитет рәисе урынбасары Яна Лантратова быелның августына кадәр буллингка каршы закон кабул итәргә вәгъдә биргән иде. Әмма канун кабу итү вазгыятьне әллә ни үзгәртмәс дип уйларга туры килә. Озак еллар буе мәктәптә балаларны күзәткән кеше буларак әйтә алам: буллинг объекты булу яки булмау күп вакыт кешенең үзеннән дә тора. Кешенең эчке рухи дөньясына бәйле бу. Бала үзен шәхес итеп тоярга өйрәнгән икән, үзен вәкарь белән тота ала икән, гадәттә аңа башкалар да хөрмәт белән карый. Ташкичү мәктәбендә, мәсәлән, отличниклар бер дә кимсетелми иде. Алар ничектер рәсми булмаган лидерлыкны да үз кулларында тота алды.
Кеше үз кыйммәтен коллектив алдында раслый ала икән, аңа көнчеләр теше үтми, шул идеяне үткәрергә телим мин. Аны сурәтләү өчен бер очрак китерәм. Джордж МакЛорин дигән егет 1948 елда Оклахома университетына аның тарихындагы беренче кара тәнле студент буларак укырга керә. Үзләрен бик гуманлы халык итеп күрсәтергә күпме генә тырышмасыннар, янкиларда расачылыкка нигезләнгән вәхшилек күренешләре әле күптән түгел генә бик куәтле иде. МакЛорин сабакташларыннан аерым партада бер почмакта утырырга мәҗбүр була. «…Сабакташлар миңа хайванга караган кебек карый иде, укытучылар, сорау бирсәм, күп вакыт җавап та бирми иде», – дип искә ала ул үзе. Әмма вакытлар узу белән, сабакташлар үзләре аны кайбер нәрсәләрне аңлатуын сорап эзли башлый. Ул шундый абруйга ирешә: аның исеме вузның иң яхшы өч студенты арасында мактау тактасына языла.
Эзәрлекләүләр һәм мәсхәрәләүләргә каршы көрәшнең иң яхшы ысулы – бернинди кимсетелүләргә дә игътибар итмичә, үзеңнең чын кыйммәткә ия икәнеңне эшең белән раслау. Шул сыйфатны тәрбияләүгә ирешә алмасак, мобинг һәрвакыт безнең тормышны һәм балаларыбыз тормышын агулап торачак.
Фото: polinka.top
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat