Махсус хәрби операция башланганнан соң Россиядә кыска гына вакыт эчендә төрле корал җитештерү җайга салынды. Бүген армияне корал белән тәэмин итүдә кыенлыклар асылда юк. Россия Иминлек советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” рәисе Дмитрий Медведев СВОда катнашучылар белән очрашуда шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
“Без, чыннан да, кыска гына вакыт эчендә төрле корал җитештерүне җайга салдык. Хәзер армияне корал белән тәэмин итүдә кыенлыклар асылда юк, – дип сөйләп үткән ул. – Мин үзем дә шуның белән шөгыльләнәм. Идеаль түгел, әлбәттә, чөнки алай була да алмый, әмма асылда әйбәт тәэмин ителә”.
Медведев фикеренчә, СВОдан соң да Россиядә байтак еллар дәвамында коралны күпләп җитештерүне дәвам итәргә туры киләчәк.
“Бөек Ватан сугышыннан соң СССР дистәләрчә еллар буе бик күп корал җитештергән. Без әле хәзер дә кайбер очракларда шул запасны кулланабыз”, – дип билгеләп үткән Иминлек советы рәисе урынбасары.
Аның искәртеп үтүенчә, Россиянең дошманнарын бөтен дөнья корал белән тәэмин итеп торган бер мәлдә ,безнең ил, үз көнен үзе күреп, үз коралы белән сугыша һәм үз көче белән максатына ирешә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat