Кремльдә Зеленскийның “Россияне җиңү планы” буенча фикер әйткәннәр

Дмитрий Песков Украинада “җиңү планы”н әзерләү турында белдерүләргә тукталып, махсус хәрби операциянең барлык максатларына ирешеләчәген әйткән.

Россия махсус хәрби операцияне дәвам итә, һәм куелган барлык максатларына ирешәчәк. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, Украина Президенты Владимир Зеленскийның “Россияне җиңү планы”н әзерләвенә карата фикерен белдереп, шулай дигән.
Киев режимы вәкилләреннән мондый белдерүләрне күп тапкырлар ишеттек инде. Без бу режимның асылын тулысынча аңлыйбыз. Махсус хәрби операцияне дәвам итеп, куелган барлык максатларга ирешәчәкбез, дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: 27 августта Зеленский, Киевнең Россияне җиңү планына ия булуы, сентябрь аенда аны АКШ Президенты Джо Байденга, шулай ук президентлыкка кандидатлар Дональд Трамп белән Камала Харриска тәкъдим ителәчәге турында хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, Украина кораллы көчләренең Курск өлкәсенә һөҗүме планның беренче этабы булып тора.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү