Тәтештән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына портфельләр тапшырылды. Чара “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысасында узды. “Татар-информ” язганча, балаларга бүләкләрне район хакимияте ярдәмендә әзерләгәннәр.
“Хәрбиләребезнең гаиләләре һәм күпбалалы гаиләләр ялгыз калмауларын, без һәрвакыт аларның янәшәсендә булуны аңлап яши. Барыбыз да аларның кыенлыкларын белә һәм ярдәм кулы сузарга омтыла. Портфель бүләк иттек тә, шуның белән шул түгел. Кирәк булса, һәр гаиләгә аерым ярдәм итәргә тырышачакбыз”, – ди Тәтеш районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Евгений Курков.
Шулай итеп, 1-11 сыйныфка баручы 55 балага бүген мәктәп ранецлары, бүләкләр һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез: республикада “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе 2007 елдан бирле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм “Бердәм Россия” партиясе ярдәмендә үткәрелеп килә. Максаты – аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм итү.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat