Республиканың иң матур 45 гаиләсе Кремльдә кунакта булды. Аларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Әхәтовна белән бергәләп каршы алды. Үз гаиләсендә терәк, башкаларга үрнәк була белгәннәргә дәүләт бүләкләре дә тапшырдылар. Бер-берсен гомерлек яр иткәннәр татулык серен «ВТ» хәбәрчесенә дә чиште.
– Гаилә – теләсә кайсы дәүләтнең нигезе. Традицион гаилә кыйммәтләрен күрсәтү, нык гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу аеруча мөһим. Гаилә – гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклап калу нигезе ул. Сез игелекле, бәяләп бетергесез хезмәт – балаларны лаеклы тәрбияләүне үз өстегезгә алгансыз, – диде Рөстәм Миңнеханов бәйрәм тантанасында.
Рәис белдергәнчә, туган җиргә, туган йортка мәхәббәт, Ватанга тугрылык, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек нәкъ менә гаиләдә тәрбияләнә.
– Ватанга батыр уллар тәрбияләгән аналар алдында баш иябез. Тыныч тормышыбызны геройларча яклаган, махсус хәрби операциядә катнашучы ирләрнең хатыннарына, гаиләләренә аеруча рәхмәт. Сез – аларның ышанычлы тылы һәм терәге, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең юмартлыгы, мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы белән горурланабыз.
Җылы сүзләр әйткәннән соң Рәис дәүләт бүләкләре тапшыруга күчте. Казанда яшәүче биш бала үстергән Алия Нуралиева белән Илнур Мотыйгуллин «Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булды. Күпбалалы аналар – Азнакай районыннан Фирүзә Шәрипова, Әлмәт районыннан Фәния Кәримова, Лениногорск районыннан Мария Псурцева, Тукай районыннан Гүзәлия Гыйльфанова, Чирмешән районыннан Нина Андреева «Ана даны» медале белән бүләкләнде.
Әти сүзе бер була
«Ана даны» медале белән бүләкләнүчеләр арасында Әлмәт районының Мәмәт авылында яшәүче, биш бала анасы Фәния Кәримова да бар иде. 31 ел бергә гомер иткән ире Җәмил белән килгән алар.
Фәния ханым гомер буе медицина өлкәсендә хезмәт иткән. Шуның 22 елы Кичүчат авылында фельдшер булып үткән. Соңгы елларда Мәмәт балалар бакчасында штат кыскартылгач, кече тәрбияче хезмәтенә күчәргә туры килгән. Яратып башкарган эшеннән аерылу җиңел булмаган, билгеле. Ире Актүбәдә скважиналарны ремонтлаучы оешмада бораулаучы ярдәмчесе булып эшли.
– Гаилә ул – бербөтен булу. Шатлыкларны һәм борчуларны бергә бүлешү, аңлап яшәү. Паровозның алдыннан чабудан мәгънә юк. Үзең генә берни дә эшли алмыйсың. Иң беренче ирем белән киңәшләшәбез. Шөкер, уртак тел табып яшибез. Биш бала тәрбияләдек. Дүрт улыбыз һәм бер кызыбыз бар. Олысы Айзатка – 29 яшь, ә төпчегебез Динар 2 нче сыйныфка бара, – ди Фәния Кәримова. – Ирем әйбәт. Балалар ярата. Үзләре дә алты бертуган үскәннәр. Әгәр ул гаилә тоткасы булмаса, биш баланы тәрбияләү бик авыр бит ул. Олыны – олы, кечене кече итегез, дип өйрәтәбез. Эшкә өйрәтеп үстердек. Казлар, чебешләр асрыйбыз. Тормышта югалып калмасыннар – иң мөһиме шул.
Гаилә шуның белән дә көчле – әтигә хөрмәт зур. «Әтиең нәрсә әйтер?», «Әтиеңнән сорарга кирәк», – дип үстерәләр. Үзләрен дә шулай тәрбияләгәннәр чөнки.
Туган көнгә – бүләк
Зәй районының Түбән Лоҗы авылында яшәүче Ильмира һәм Рамил Сибгатуллиннар әле дә Кремльгә килүләренә ышанып бетә алмый. Рамил 34 ел инде «Зәй» агрофирмасында 34 ел механизатор булып эшли. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медаль белән дә бүләкләнгән. Менә шундый мактаулы җир кешесе Ильмираның ире!
– Безне Гаилә елында матур гаилә буларак чакырдылар. Кремльдә фотоларга төштек. Бу бит – үзе бер сөенечле мизгел. Рәис акчалы сертификат бүләк итте. Туган көнем дә иде бит әле. Котлау сүзләре дә ишеттем. 52 яшь тулды миңа. Иң бәхетле туган көнемдер, мөгаен. Бик күңелле чара булды. Менә шул хисләрдән арына алмыйча Зәйгә кайтып барыш, – дип сөенече белән уртаклашты Ильмира ханым.
Сибгатуллиннар бер ул һәм бер кыз тәрбияләгән. Икесе дә КАИны тәмамлаган. Ильмира башта 25 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбият укыткан. Әмма мәктәп ябылгач, клубка җыештыручы булып күчкән. Нишләтәсең, авылда тормышның шундый борылышларын да кабул итәргә туры килә.
– Гаиләбездә татулык сере бик гади – бер-береңә юл куя белүдә, – ди Сибгатуллиннар.
Өч уллары – СВОда
Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Вера һәм Валерий Портновлар гаиләсе дә – сабырлык өлгесе. Аларның өч уллары да үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә киткән. Үзенчәлекле гаилә дә әле. Ни өчен дигәндә, укытучы сөйгән яры итеп үз укучысын сайлаган. Иңне-иңгә куеп яши башлауларына – 32 ел.
Валерий хәзерге вакытта – шофер, Вера Ивановна Чүпрәле лицеенда башлангыч сыйныфларны укыта. Укучылары янына көн саен 15 чакрым үтеп барырга туры килә. 33 ел гомерен мәктәпкә багышлаган ул. Шушы еллар эчендә «Мәгариф өлкәсендә казанышлар өчен» күкрәк билгесе һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Өч баласы СВОда хезмәт иткән ана барысына да ничек түзә икән?
– Патриотик тәрбия гаиләдән килә. Ирем башта балаларга физкультура укытты. Улларыбызга армиядә хезмәт иткән елларын сагынып сөйли иде. Менә шул хис улларыбызга да күчкән, күрәсең. Иремнең яшь вакытта, контракт буенча хезмәт итәргә барам, дигән чаклары булды. Әмма мин җибәрмәдем. Балаларның теләгенә каршы төшмәдек. Теләкләре булгач, барсыннар, дидек. Авыр булса да, түзәбез. Кемдер Ватанны сакларга тиеш бит инде, – ди ул.
Олы уллары Сергейга – 30 яшь. 2018 елдан бирле контракт буенча хезмәт итә икән. 2019 елда Сириядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. МХОга узган ел киткән. Шушы еллар эчендә аңа «Батырлык өчен», «Георгий хачы» медальләре бирелгән. 29 яшьлек Андрей да узган ел повестканы хәрби комиссариатка үзе теләп барып алган. Ул Жуков һәм «Аерым батырлыклар өчен» медальләре белән бүләкләнгән. 21 яшьлек Максим да абыйларыннан калышмый. Хәрби хезмәттән соң Ульян өлкәсенә омон хезмәтенә урнашкан. Узган елдан бирле махсус хәрби операциядә катнаша. Әле ялга кайткан икән. 31 августта Портновлар йортында күңелле вакыйга көтелә: Максим өйләнергә җыена. Хәзерге вакытта туй мәшәкатьләре белән янып йөри.
– Гаилә – иң кыйммәтле нәрсә. Тел дә, гореф-гадәтләр дә шунда салына. Өйдә чуашча сөйләшәбез. Улларыбыз да телне яхшы белә. Традицияләрне саклыйбыз. Милли ризыклар пешерәбез, – ди Вера Портнова.
Булышып яшәү
Чарага махсус хәрби операциядәге егетләргә Нурлат районыннан гуманитар ярдәм җибәреп торучы Елена һәм Владимир Малыгиннар гаиләсен дә чакырганнар. Киләсе елга гаилә коруларына 50 ел тула икән. Өч бала үстергәннәр, хәзер оныклар сөяләр.
– Балалар булмаса, гаилә булмас иде. Алар – иң яхшылар, – ди Владимир.
Әлеге гаилә башлыгының СВОга ярдәме турында газета битләрендә язып чыккан идек. Владимир – «Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе. Эше – һәркемнең күз алдында. «Актив хәрби-патриотик эш өчен» медале, «Казанышлар өчен» мактау билгесе белән бүләкләгәннәр. Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалучыларга һәйкәлләр кую өчен төрле җирләргә 26 тапкыр барган ул. Эзләнүләр экспедицияләрендә катнаша, МХОга гуманитар ярдәм оештыра. Өендәге генератор, бензопычкысы да жәл түгел. Хатыны хәрбиләргә киемнәр тегә. Кыш көне блиндажлардагы тычканнарны тотарга мәчеләргә кадәр җибәрде Владимир. Хәзер тагын мырауларны шунда озатмакчы. Шәһәр халкы да хәрбиләргә ашау-эчү, эчке кием, җылы чалбар, оекбаш һәм башкасы белән булышып тора. Нурлат халкы җибәргән мичләр, шәмнәр хәрбиләрнең яшәү урынын, окопларны җылыта. Әлеге гаилә үзләре генә игелек кылмыйча, башкаларны да берләштерә белә.
Фото: rais.tatarstan.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat