Рөстәм Миңнеханов Татарстан Югары Суды коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Бүген Татарстан Югары Суды коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бу вазыйфаны моңа кадәр Яшел Үзән шәһәр судын җитәкләгән Азат Гыйлметдинов башкарачак. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Югары Суды Рәисе урынбасары Юрий Глазов катнашты.

«Азат Гыйльметдинов Татарстанның гомуми юрисдикциядәге суд системасында эшне дөрес оештыру өчен кирәкле тәҗрибәгә ия», – диде Юрий Глазов. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Югары судының яңа рәисенә дәүләт башлыгы тарафыннан күрсәтелгән ышаныч зур җаваплылык йөкли. «Татарстан – Россия Федерациясенең терәк төбәге. Барлык хезмәтләр, структуралар, суд системасы илебезнең үсеше өчен хезмәт итәргә тиеш. Сезгә яңа вазыйфагызда уңышлар телим», – диде ул.
Азат Мансур улы Гыйльметдинов 1980 елда Кукмара бистәсендә туган. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Суд системасында карьераны 2002 елда Казан шәһәре Авиатөзелеш районы суды судьясы ярдәмчесе итеп башлады. 2009 елда – Казанның Мәскәү район суды судьясы, ә 2014 елда Татарстан Югары суды судьясы итеп билгеләнә. 2019 елдан Яшел Үзән шәһәр суды рәисе урынын биләгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү