Гөлназ Асаева тамашачыларын шаккатыруын дәвам итә

Татар эстрадасының танылган яшь җырчысы Гөлназ Асаева тамашачыларын шаккатыруын дәвам итә. Ул Казанда узган «Музлофт» тапшыруында катнашты, дип хәбәр итә ТНВ.

«Ниндидер кызыклы һәм гадәти булмаган әйбер көтелә», — дип язган Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге үз битендә. Исегезгә төшерәбез, тамашаны Стас Ярушин алып бара.

Социаль челтәрдә бастырылган видеоязмадан күренгәнчә, җырчы Григорий Лепсның «Зараза» җырын башкарган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү