Илдә берьюлы дүрт төрле яңа ташламалы ипотека программасын гамәлгә кертмәкчеләр. 1 июльдән 8 процентлы ипотека туктатылгач, торакка кредит алу күтәрә алмаслык йөккә әверелде бит. Яңа ипотека программалары кемнәргә кагылачак? Фатир бәяләре кайчан төшәчәк? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Ташчыга да торак
Үз куышын булдырырга теләүчеләргә сөенечле хәбәрне Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков җиткерде. Аның сүзләренә караганда, илдә берьюлы дүрт төрле яңа ташламалы ипотека гамәлгә керергә мөмкин. Зур ишекләр артында бу хакта фикер алыша башлаганнар инде. Нәтиҗәсе дә озак көттермәс, дип өметләнәләр. «2024 елның 1 июлендә ташламалы ипотека программасы туктатылганнан соң, илдә торак сатып алырга теләүчеләр өчен өстәмә ярдәм чаралары барлыкка килергә тиеш иде. Шул ук вакытта, дәүләт программасыннан теләсә кем файдалана алмасын өчен, тармакта тәртип урнаштыру мөһим», – диде депутат.
Тел төбен аңлагансыздыр: яңа тәкъдим һәркемгә дә кагылмаячак. Бәхет кемнәргә елмая? Әйтүләренә караганда, дәүләт алга таба ил үсеше өчен тырышып эшләүчеләргә ярдәм итәчәк. Сүз яшь белгечләр, шулай ук, төзелеш, фән һәм сәнәгать тармагында хезмәт итүчеләр турында бара. Яңа ташламалы программаларның шартлары һәм гамәлгә керү вакыты якын арада ук билгеле булыр дип фаразлана.
– Әлеге яңалыкка артык гаҗәпләнәсе юк, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Яшь белгечләргә иң беренче чиратта социаль пакет һәм торак кирәк. Бүгенге кебек, эшче көчләргә кытлык заманында төзелеш мәйданына һәм заводка аларны төрлечә җәлеп итәчәкләр.
Мөмкинлек юк
Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык, ди халык. Ә бүген торак базары ни хәлдә? Россия Үзәк банкының соңгы тикшерүләренә караганда, 8 процентлы ташламалы ипотека программасы гамәлдә булган июнь ае белән чагыштырганда, июльдә илдә ипотека рәсмиләштерү күләме дүрт тапкыр диярлек кимеп, аның гомуми суммасы 679 миллиард сумнан 179 миллиард сумга кадәр төшкән.
Башкаладагы милек агентлыгы белгече Эльмира Хуҗина әйтүенчә, хәзерге вакытта торак төзүчеләр дә, аны сатучылар да югалту кичерә.
– Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы бер айда гына да зур шәһәрләрдә ипотека рәсмиләштерү күләме 50 процентка диярлек кимегән. Ә банк кредитлары милек базарының төп күрсәткечләреннән берсе булып тора. Узган ел азагында, мәсәлән, барлык сату-алуларның 80 проценты нәкъ менә яңа торак базарында гамәлдә булган ташламалы ипотека программаларына туры килде. Бүген халыкның күпчелегенең торак сатып алу мөмкинлеге юк. Акчасы булганнары да сабыр итү яклы. Безгә хәзер дә еш мөрәҗәгать итәләр, фатирларны белешәләр, бәясен санап күрсәтүне сорыйлар, әмма килешү төзергә ашыкмыйлар, – ди белгеч.
Аның әйтүенчә, соңгы 1–1,5 айда яңа йортларда торакның бер квадрат метры бәясе үзгәрмәгән диярлек. ЦИАН хәбәр итүенчә, августта ул – 212 мең сум. «Бүген банклар кредитны 20–21 процент белән бирә. Мондый шартларда төзүчеләр төрле акцияләр һәм ташламалар белән кызыксындыра. Мәсәлән, йорт төзелеп беткәнче, бурычны түбән ставка белән түләү, аны бер елга кичектереп тору мөмкинлеге, йә булмаса машина кую урыны бүләк итүчеләр бар», – ди белгеч.
Яңа йортлардагы фатирлардан аермалы буларак, икенчел торак базары ипотекага ул дәрәҗәдә үк бәйле түгел. «Иске йортта фатир сатып алырга теләүчеләр саны артырга да мөмкин. Чөнки икенчел торак базарындагы түбә очсызрак. Аерым алганда, кешедән калган фатир Казанда – яңасыннан 26 процентка, Чаллыда исә 11 процентка арзанрак», – ди Эльмира Хуҗина.
Алда ни көтә?
Финанс киңәшчесе Марат Хөсәенов әйтүенчә, торакка бәяләр төшкәнне көтеп утырасы юк.
– Бигрәк тә, зур шәһәрләрдә фатир бәяләре очсызланмаячак, – ди белгеч. – Сорау азмы-күпме кимесә дә, кеше барыбер торак шартларын яхшыртудан баш тартмаячак. Өстәвенә зур шәһәрләргә гел халык агыла. Тагын шунысы да бар: бер күтәрелгән бәянең төшкәнен күргәнегез бармы? Минем юк. Соңгы ике-өч дистә елда фатир бәяләре арта гына. Илдә яшәүчеләрнең холык үзенчәлекләре турында да онытмагыз: безнең өчен торак сатып алу акчаны вакытлыча салып тору өчен генә түгел, фатир балалар һәм оныклар өчен дип алына. Өстәвенә көз көне Үзәк банк төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрәчәк дигән фараз да бар.
Риэлтор Флера Фәретдинова исә бәяләр киләсе ел башында азмы-күпме төшәргә мөмкин, дигән фикердә.
– Бүген төзүчеләр моңа кадәр үк сатуда булган йортларда эш алып бар. Ә яңа проектлар өчен яңа сатып алучылар кирәк булачак. Аларны ташлама ясап җәлеп итәрләр, дип уйлыйм. Киләсе ел башында фатир бәяләре уртача 10–15 процентка очсызланырга мөмкин. Бөтен җирдә дә түгел, әлбәттә. Бу иң беренче чиратта торак бәясе махсус күпертелгән микрорайоннарга, мәсәлән, метро тирәсендәге яңа торак комплексларына кагыла, – ди риэлтор.
Гамәлдәге ташламалы ипотека программалары
Гаилә ипотекасы. 6 процентлы кредитны алты яшькә кадәр (алты яшьне дә кертеп) баласы булганнарга, 18 яшькә кадәрге инвалид бала тәрбияләүчеләргә һәм халык саны 50 мең кешедән азрак булган яки төзелеш күләме түбән булган төбәкләрдә яшәүче, 18 яшькә кадәр ике бала тәрбияләүче гаиләләргә бирәләр. Беренчел кертем торак бәясенең 20,1 процентыннан башлана. Ипотеканы күп дигәндә 30 елга алырга мөмкин. Кредит күләме – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен – 12 миллион, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә 6 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Акчаны яңа төзелгән йортта фатир сатып алу белән беррәттән, эскроу-счет (төзелеш барышында акча банкта саклана, соңыннан гына төзүчегә күчә. – Ред.) аша шәхси йорт салырга да тотарга ярый.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, халык арасында таралган имеш-мимешләргә нокта куеп, гаилә ипотекасы шартларының якын арада үзгәрмәячәген дә әйтте. «Без бернинди үзгәреш кертергә дә җыенмыйбыз. Әлеге ярдәм чарасы төп ставкага бик нык бәйле. Процент ставкалары арасындагы аерма бюджет хисабыннан түләнүне исәпкә алып, бүгенге шартларда ипотека бирү күрсәткечен арттыру кыйммәткә төшә», – диде ул.
IT ипотека. 2030 елга кадәр гамәлдә булган бу программаның яңа кагыйдәләре августта үзгәрде. Ставка – 6 процент (1 августка кадәр ул 5 процент иде. – Ред.). Илнең барлык төбәкләре өчен дә кредит күләме – 9 миллион сумга кадәр. Программада Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре катнашмый. Моны IT белгечләрне төбәкләрдә калдыруга бәйләп аңлаттылар. Яңа кагыйдәләр нигезендә, ипотека алган белгеч бурычын каплап бетергәнче оешмадан китә алмаячак. Аларның хезмәт хакларына бәйле таләпләр дә бар: Ленинград һәм Мәскәү өлкәләрендә минималь айлык түләү 150 мең сум булса, илнең башка төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да ул 90 мең сум тәшкил итә.
Авыл ипотекасы. 2020 елдан бирле гамәлдә булган дәүләт программасы авыл җирлегендә торак сатып алу яки төзү мөмкинлеген тәэмин итә. Ставка – 3 процент. Кредит күләме – 6 миллион сум. Килешүне күп дигәндә 25 елга төзергә мөмкин. Кредит рәсмиләштерүченең гаилә хәленә аерым таләпләр юк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика авыл ипотекасын рәсмиләштерү буенча ил күләмендә беренче өчлеккә керә. Безне Новосибирск өлкәсе һәм Краснодар крае гына узып киткән. Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстанда 15 миллиард сумлык авыл ипотекасы рәсмиләштерелгән.
Тик вазгыять якын арада үзгәрмәгәе. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, программаның шартларын катгыйлаштырып, аннан зур шәһәрләргә якын булган авыл җирлекләрен алып атмакчы.
Сан
Август башына алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле Татарстанда 2,5 миллион квадрат метр торак төзелгән. Бу – еллык планның 81 проценты.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat