Арча районының Яңа Иябаш авылында яшәүче 53 яшьлек Резеда Минзинага моннан ике ел элек яман чир диагнозы куялар. 2021 елның 30 декабрендә кинәт эче авырта башлый аның. Ул көнне улы эштән арып кайткач, аңа берни сиздерми, хастаханәгә бармый кала. Иртәнгә авырту басылган кебек була. Бер көннән тагын авырта башлый. 2022 елның 2 гыйнварында район хастаханәсендә Резеда апаны караган табиб бер генә сүз әйтә: «Сездә бит кычкырып торган онкология!»
– Киленем белән барган идек. Табибның ул сүзләреннән соң кызым елап җибәрде. Мин еламадым, елап кына яман шеш бетмәсен беләм бит. Аннары, соңгы елларда бер-бер артлы өч туганымны югалткан кеше бит мин. 2019 – апай, 2020 – абый, 2021 – тагын бер апай үлде. Ковид вакытында да күпме якыннарымны югалттым. Иртәгә кайтам дип сөйләшкән туганым иртәгесен мәрхүм иде инде. Шуңа да, гомерең бетмәсә, яшисең, беткән булса, берни эшләп булмый, дидем, – ди ул.
Резеда апаның диагнозын белүгә, бөтен туганы аякка баса. Балалары, килен-кияүләре, кода-кодагыйлары гына түгел, бар дуслары ярдәмгә ашыга. Тиз арада башта Казанга түләүле клиникага алып китәләр. Диагнозы тәгаенләнгәч, Республика онкология диспансерына баралар. Яхшы табиблар гына очрый аңа. Башта 12 көн дәвамында җентекләп тикшерәләр. Аннары 25 курс нурланыш, 5 химия билгелиләр. Химияләрнең дүртесен бик җиңел кичерә ул. Соңгысы үзен сиздертсә дә, сер бирми, яшәү теләге көчле була. Шуннан соң аны операциягә әзерли башлыйлар. Тик йөрәгендә кимчелек барлыгы ачыклана. Шуңа да башта куркып калалар. Әмма Резеда апа җаваплылыкны үз өстенә алып, ризалык бирә.
– Миңа гомуми наркоз ясамадылар. Күп сөйләшеп ятканымны беләм. Бәлки, бераз даруларның да тәэсире булгандыр инде. Табибларның, йоклап кара, дигәнен дә хәтерлим. Операция озакка сузылды, 5 сәгать ясадылар. Хәзер гел тикшеренеп торам. Соңгы барганымда, берни дә борчымаса, бер елдан гына килерсең, диделәр. Казан табибларының яхшылыгына шаккаттым. Яшь кенә булсалар да, шулкадәр үз эшенең осталары алар. Рәхмәттән башка сүзем юк.
Сөйләшә торгач, ана йөрәгендә ачы хәсрәтләр барын да белдек. Ире белән 10 балага гомер бүләк итә алар. Бер малайлары бары тик биш көн генә яши. Ул чакта бала табу йортында бик салкын була. Сабыйга салкын тияме – билгесез. Үпкәсе кабарып үлгән, диләр. 2010 елда ирен дә югалта ул. 2013 елда инде буй җиткән Салаватын да җир куенына салырга туры килә – ул юл фаҗигасендә вафат була. Рульдә Фирзәр исемле улы, янында Салават була. Аларның каршыларына машина килеп чыга. Салаватны коткарып кала алмыйлар.
– Салават улым, стипендия алганчы дип, миннән акча сорап торды. Кәгазь акчам булмагач, картамны биреп җибәрдем. Апасы белән абыйсының туган көннәренә бүләк аласы булган. Кызганыч, барып кына җитә алмады, – ди Резеда апа. – Ике улым өйләнде, өч кызым кияүдә инде. Киленнәремә – кызым, кияүләремә улым дим. Баларымны яр итеп сайлаган тиңнәрен бик якын итәм. Барысы да үземнеке. Берсенә дә бер сүз әйттерәсем килми. Кода-кодагыйларның да иң әйбәтләре туры килде. Булганына шөкер итеп, балалар тормышына, оныкларга сөенеп яшәп ятам, – ди ул.
39 яшендә тол калганда, олы улына 21 яшь була аның. Нинди эшкә тотынса да, Фирдүсенә ышана. Аннары Фирзәре үсеп җитә. Аның артыннан кызлар. Әле менә өйдәге төпчеге дә быел Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Өч кызы да студент Резеда апаның. Айгөл белән Айзилә Казанда укый, Айсылу Әтнәне сайлаган.
– Шушы өч кызымны башлы-күзле итәсем бар. Барысы да чыгып киткәч, нишләрмен, дигән идем. Әле ярый оныкларымны кайтарып куйгалыйлар. Алар белән көн сизелми дә үтә. Атна ахырына балаларым кайтып тора. Әле әнием дә исән-сау. 92 яшендә үзе өендә әкрен генә яшәп ята. Яныма чакырып карыйм – килми. Үзенчә өйрәнгән инде ул, – ди Резеда апа.
Үзе дә ишле гаиләдә үскән ул. Җиде баланың бүген дүртесе исән-сау. Туганнарның терәк булуы да хәсрәтен җиңеләйткән аның. Тик ничек кенә юатмасыннар, Салаватының яп-яшь килеш салкын җир куенына кереп ятуын кабул итә алмый ана йөрәге:
– Бала хәсрәтеннән дә яманы юк, бер ана да кичермәсен иде аны. Бик читен хәл. Күңелне авыр хисләр биләп алганда, бирешмәскә тырышам. Үзем кебек әниләрне уйлыйм. Социаль челтәрләрдә баласын югалткан әниләрнең уртак төркеме бар. Әнә шунда бергә юанабыз. Бергә җиңелрәк, – ди ул. – Ә инде яман чир турында мин уйламаска тырышам. Әйтәм бит, мин аннан башта ук курыкмадым. Табибларга ышандым, җиңеп чыгасыма өметләндем. Тормыш бик матур, атна ахырына өйне тутырып балаларым кайта. Бәхетнең иң зурысы инде бу! Әле бит яшиселәр алда. Балаларымның бәхетләрен күреп, барысының да балаларын сөясем килә. Шуңа күрә нинди генә авырлык килсә дә, көчле булырга, бирешмәскә кирәк. Елап утырырга ярамый. Тормышны, кешеләрне яратып яшәүгә ни җитә!