Сиринә Зәйнетдинова сәяхәткә чакыра

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова Башкортостанда кунак булып кайткан. Алай гына да түгел — җырчы тыңлаучылары, социаль челтәрен күзәтеп баручылар өчен кечкенә генә влог та төшергән. 

Видеога комментарийлар шактый җыелган, күпләр Сиринәгә рәхмәт белдергән һәм аның бик шәп алып баруын искәрткән. Берничә сәгать эчендә фидеоны 20 меңгә якын кеше дә карап өлгергән.

«Җәй башында күрше республика — Башкортостанда булып кайттым. Ай, андагы матурлык, дуслар. Бәлки бу видеоларны карап илһамаланып юлга кузгалырсыз, бәлки инде булганыгыз бардыр?..😊

Берничә сериядән тора. Күзәтеп барыгыз — дусларыгызга юллагыз. Башкортостанлылар бармы монда? 😉» дип язган җырчы.

Аңлашылганча влог берничә сериядән торачак. Күпләр зур түземсезлек белән көтәбез дип тә язган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү