Яңа уку елына санаулы көннәр калды. Белем көне алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина тагын бер кат санитария кагыйдәләрен искә төшерде. Туры эфир барышында уку, туклану, прививкага бәйле сорауларга да җавап бирде. Әти-әниләр һәм әби-бабайларны да сөендерде: Белем көнендә мәктәпләрдә узасы бәйрәмнәрдә чикләүләр булмаячак. Ә укучыларны көн саен тикшерәчәкләр.
Әзерлек турында
– Республикада 1624 мәктәп бар. Без барысын да контрольдә тотабыз. Матди яктан тәэмин ителеш, уку бүлмәләре, спорт заллары, медицина кабинетлары, ашханәләрнең торышын күзәтеп торабыз. Төзекләндерелгән мәктәпләрдә һава чисталыгын, су сыйфатын, яктылык мәсьәләсен аерым тикшерәбез. Әгәр кимчелекләр табылса, төзәтергә кушабыз. Мәктәпләргә 340 кисәтү ясалды. Кайдадыр яктылыкны яхшыртасы, кайдадыр ашханәләрне җиһазлыйсы һәм башка кисәтүләр бар иде. Август ахырына кадәр барысы да үтәлергә тиеш. Үтәләсенә ышанам, – диде республиканың баш санитар табибы.
Линейкалар турында
Ишекләр һәркемгә ачык. Белем көненә балалар әти-әниләре белән генә түгел, әби-бабайларын да ияртеп килә ала. Коронавирус вакытындагы чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Тантаналар гадәти форматта үтәчәк. Сүз уңаеннан, Марина Патяшинаның үзенең дә баласы 1 нче сыйныфка бара икән.
Туклану турында
Баш санитар табиб белдергәнчә, белгечләр мәктәпкә баргач, иң элек туклану сыйфатына игътибар итә. Ризык сыйфаты, ашханәләрдәге гигиена таләпләре үтәлешен тикшерәләр. Әйтик, ризык суынган булырга тиеш түгел. Шулай ук тәлинкәдә ашамыйча калган ботка, аш күләме дә мөһим. Әгәр йөз чөерүчеләр күп икән, бу инде – тәмлерәк пешерергә бер сәбәп. Республикада тәлинкәдә калдыру күрсәткече югары түгел.
Әти-әниләр, ашханәгә кереп, үз акчасына теләгән ризыгын ашап карый ала. Тәмле яки тәмсез булуын, чисталык турында фикерләрен язу өчен махсус журнал да бар. Шуңа күрә Марина Патяшина бу алымны ешрак кулланырга киңәш итте.
Дәресләр, тәнәфес турында
Санитар табиблар мәктәп расписаниесен дә контрольдә тота. Балаларга кыенга килмәсен өчен, аның дөрес итеп төзелүе мөһим. Уку катлаулылыгы баллар белән билгеләнә. Мәсәлән, 1 нче сыйныфта математика – 8 балл белән бәяләнә, физкультура – 1. Чәршәмбе яки пәнҗешәмбе авыр дәресләр куелмаска тиеш. Дәресләр санын арттыру рөхсәт ителми. Тәнәфеснең дә тәртибе бар.
– Безгә әти-әниләрдән, тәнәфесләр кыска, дигән зарлар килә. Укучыларның дәресләр арасында ял итүе мөһим. Шуңа күрә ул 10 минуттан ким була алмый. Ә икенче һәм өченче дәрестән соң 20 минут булырга тиеш. Гадәттә, бу вакытта балалар ашханәдә туклана, – диде Марина Патяшина.
Иртән тикшереп кертү турында
Ковид чикләүләре бетерелсә дә, мәктәпләрдә иртән температура үлчәп кертү быелгы уку елында да сакланачак. Авырган укучыларга кире өйләренә кайтып китәргә туры киләчәк. Бу укытучыларга да кагыла.
– ОРВИ белән авыручы балаларны иртән тикшереп кертүнең файдасы бар. Монда температурага гына түгел, башка билгеләргә дә игътибар итәргә кирәк. Сүз йөткерү, күзләрнең кызаруы һәм башка билгеләр турында бара, – ди Марина Патяшина. – Әгәр авырыйсыз икән, өегездә калып, табиб чакыртыгыз. Мәктәпкә барып, сыйныфташлар, хезмәттәшләрегезгә йоктырудан сакланыгыз.
Прививка турында
Көз көне гадәттәгечә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар арта. Шуңа күрә Марина Патяшина әти-әниләргә балаларына прививка ясатырга киңәш итте. Республикага гриппка каршы 2,4 миллион доза вакцина кайткан. Мәктәптә эпидемия булмасын өчен, укучыларның 75 проценты вакцина ясатырга тиеш.
Баш санитар табиб әйтүенчә, прививкага каршы булучылар аркасында кызамык, коклюш кебек күптән җиңелгән инфекцияләр янә баш калкыта. 1 нче сыйныфка барганда, баланың ун төрле куркыныч авыруга каршы прививкасы булырга тиеш.
– Әниләр үзләре барлык инфекциядән прививка ясаткан, ә балаларында, әйтерсең тәҗрибә уздыралар. Кызамык белән авыручыларның күбесе – мигрант балалары. Мәктәптә прививкага каршы булучыларга аңлату эшләре алып барырга кирәк, – ди белгеч.
Сан
Быел Татарстанда парта арасына 516 мең бала утырачак, шуларның 53 меңе мәктәпкә тәүге тапкыр бара.