Канның өч күрсәткеченең нинди авыру куркынычы турында сөйләвен аңлатканнар

Моны белү өчен С-реактив аксымга һәм холестеринның ике төренә кан анализы тапшырырга кирәк.
С-реактив аксымга һәм холестеринның ике төренә кан анализы хатын-кызларда алдагы 30 елда йөрәк-кан тамырлары авыруы килеп чыгу-чыкмавын күрсәтә. “NEJM” журналында басылып чыккан яңа тикшеренү нәтиҗәләре шундый, дип яза “KazanFirst”.

Галимнәр 1992 елдан 1995 елга кадәр кан анализы тапшырган 28 000 хатын-кызның мәгълүматларын өйрәнгән. Аларның яше уртача 55 яшь тәшкил иткән. Бу хатын-кызларны 30 ел дәвамында күзәтеп торганнар. 4 000е чамасы инфаркт, инсульт кичергән яки йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат булган.

Тикшеренүчеләр канның өч күрсәткече белән йөрәк-кан тамырлары авырулары арасындагы бәйләнешне ачыклаган. Болар:

– С-реактив аксым: ялкынсыну маркеры атеросклерозга ишарәләргә мөмкин;
– түбән тыгызлыктагы липопротеиннар (ЛПНП): холестеринның бер төре – артерияләрнең эчке тышчасында май төерчекләре утыруга китерә;
– липопротеин (а) (ЛП (а): холестеринның тагын бер төре – атеросклерозга китерә.

ЛПНП югары дәрәҗәдә булган хатын-кызларда йөрәк-кан тамырлары авыруы куркынычы башкаларныкыннан – 36 процентка, югары дәрәҗәдәге ЛП(а) – 33, югары дәрәҗәдәге С-реактив аксым – 70 процентка артыграк булуын күрсәткән.

Ә инде барлык өч күрсәткеч тә югары дәрәҗәдә булган очракта инсульт куркынычы – 1,5 тапкыр, йөрәктә ишемия авыруы куркынычы – өч тапкыр югарырак булып чыккан.

Тикшеренү авторлары фикеренчә, бу күрсәткечләр ир-атларда да йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын алдан ук “әйтеп бирергә” мөмкин, ләкин әле моны өйрәнү таләп ителә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү