Җыры иске, шарты яңа. Мәктәпләрдә бәйрәм тантаналары үтте

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә. Җыры һаман шул, ә шартлары бөтенләй башкача. Республикада 53 мең 223 укучы беренче тапкыр парта арасына утырды. Мәктәпләргә 1 меңнән артык яшь укытучы килде. Казанның «Весна-2» торак комплексында яңа ачылган 95 нче табигый-фәнни лицейда узган бәйрәм чарасында без дә булып кайттык.

Кулларда – гөлләмә, йөзләрдә елмаю. Әмирхан да быел беренче тапкыр мәктәпкә бара. Чарага гаиләсе белән килгән алар.

– Урын җитмәс дип борчылган идек, бәхетебезгә яңа мәктәп ачылды. Заман таләпләренә туры китереп төзелгән. Әти-әниләр җыелышына баргач, сөенеп кайттык. Иң мөһиме – улыбызда уку теләге зур, – ди кулына җиләк-җимеш тутырылган кәрзин тоткан Ришат Шәмсетдинов.

Камилә Гарипова – 3 нче сыйныф укучысы. Ул да яңа мәктәпкә сөенеп килгән. «Җәй буе Теләче районында ял итеп, яңа көч җыйдым. Уку да, сыйныфташлар да сагындырды. Сыйныфлар бик матур. Монда бассейн да бар», – ди Камилә.

Тантанада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларга, изге сәгатьтә яңа мәктәптә тырышып укырга насыйп булсын, дип теләде. Рәис проектлаучы, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

– Республика мәктәпләрендә быел 500 меңнән артык бала белем алачак. Казанда укучылар саны узган елга караганда 8 меңгә күбрәк. Бу халыкның перспективалары яхшы булуы турында сөйли. Перспектива күбрәк булгач, балалар да арта дигән сүз. Демография мәсьәләсе безнең өчен беренче урында тора, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Башкала мэры Илсур Метшин да хәерле, уңышлы уку елы теләде. Аның әйтүенчә, Казан мәктәпләре 182 мең укучы өчен ишекләрен ачкан. 1 нче сыйныфка 18 мең бала килгән. Яңа уку елына 3 яңа мәктәп һәм 2 нче гимназиягә янкорма төзелгән.

Барлык шартлар да бар, тырышып укы гына. 95 нче лицей директоры Гөлгенә Баһавиева өметләрне арттырып акларга сүз бирде.

Укытучылар өчен дә җаваплы көн. Ана кош кебек 25–30 баланы канаты астына җыя алар. Әнә укытучы Таңсылу Вафинаның үзенең дә яңа дөньяга тәүге адымнары. Арча педагогия көллиятен тәмамлап, быел беренче тапкыр укытырга килгән. 21 укучысын да берәм-берәм саный, күз уңыннан ычкындырмый. 1Д сыйныфын җитәкләячәк ул.

– Укытучы эше авыр, әти-әниләр белән уртак тел табу җиңел түгел, дигән сүзләргә игътибар итмәдем. Борчылам, әлбәттә. Бик җаваплы эш бит. Һәр сабыйга яхшы белем һәм тәрбия бирергә кирәк. Теләгем бар, барысы да яхшы булыр, – ди Таңсылу Вафина, үз-үзен тынычландырып.

Гөлнур Халикова моңа кадәр Казанның 132 нче мәктәбендә һәм Саба районының Шәмәрдән лицеенда  психолог вазыйфасын башкарган. Авыл һәм шәһәр мәктәбендә эшләү аермасын күрми.

– Балаларны яратсаң, кайда да эшләргә була, – ди социаль педагог Гөлнур Халикова. – Сыйныфыма 26 бала килде. Әти-әниләр шундый әйбәт, дуслаштык. Бәйрәмгә сыйныф бүлмәләрен бизәделәр. Балаларда уку теләге көчле. Менә шул дуслыкны сакларга кирәк.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга, яңа уку елында балалар бакчасында – 2 меңгә, мәктәпләрдә 10 меңгә якын өстәмә урын булдырылуын әйтте.

– Бу – республика Рәисенең мәгарифкә, халкыбызга, яшьләргә мөнәсәбәтен күрсәтүче бер фактор. Нинди генә авыр булмасын, программалары эшләп килә. Балаларны, әти-әниләрне Белем көне белән тәбрик итәбез. Иң мөһиме: сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Уку елын тавыш-тынсыз, әйбәт кенә башлап җибәрергә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә язсын. Моның өчен мөмкинлекләр бар, – диде Илсур Һадиуллин. – Йортлар төзелгән җирдә яңа мәктәпләр салына, урыннар барлыкка килә. Укытучылар җитмәү проблемасы республикада гына түгел, Россия күләмендә дә бар. Шуңа карамастан, яшьләрне җәлеп итү, аларга түләү, шартлар булдыру өчен эш алып барабыз.

Министрдан милли мәгариф турында да сораштык. Аның әйтүенчә, яңа лицейда беренчегә алты сыйныф тупласалар, шуның икесе – татар, берсе татар телендә тәрбия бирә торган булачак. Димәк, яртысы туган телдә белем ала дигән сүз.

– Казандагы 2 нче гимназиядә 275 урынга исәпләнгән корпус булдырылды. Искиткеч матур бина. Шәһәрдә бер җирдә дә булмаган мультфильм, дәресләрне тавышландыру, тәрҗемә итү дә бар монда, – диде Илсур Һадиуллин, яңа шартлар турында.

Сан

 Республикада укучылар саны 516 меңгә җиткән. Шуларның 400е Казан мәктәпләрендә белем алачак. Быел 185тән артык объект ремонтланган. 94 ашханә төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган.

Республикада яңа мәктәпләр:

  1. Казанда 133 нче «Гаилә» күппрофильле лицее.
  2. Казанда 95 нче «Икән» лицее.
  3. Казанда 79 нчы экологик-технологик лицей.
  4. Лаеш районының Комлы Кавал авылында «Гармония» күппрофильле лицее.
  5. Биектау районының Чернышевка бистәсендә мәктәп.
  6. Биектау үзәгендә 6 нчы мәктәп.
  7. Чаллыда 42 нче лицей.
  8. Лаеш районының Усад бистәсендә «Инноватика» күппрофильле лицее.
  9. Питрәч районының Көек бистәсендә «Алгоритм» лицеена өстәмә корпус.
  10. Казанда 2 нче татар гимназиясенә өстәмә корпус.
  11. Кукмарада 3 нче мәктәпкә өстәмә корпус.

Татарстанда яңа уку елында ачылган яңа мәктәпләр арасында Казанның Совет районындагы 79 нчы экологик-техник лицей да бар. Горки-Әмәт урманы янәшәсендә генә урнашкан үзенчәлекле яңа белем йортын без дә күреп кайттык.

Яңа уку елында яңа лицейда 625 укучы парта артына утыра. Гомумән алганда, белем йорты 1224 кешегә исәпләнгән.

– Безнең мәктәп урнашкан микрорайон әле шактый яшь. Монда яшәүчеләрнең дә күбесе – яшь гаиләләр. Әлегә без 1–8 сыйныфларга балалар кабул иттек. 1–4 сыйныфларга – 400ләп, ә 5–8 сыйныфларга 228 бала килде. Аларны 51 мөгаллим укытачак, – дип сөйләде лицей директоры Гөлназ Галиева.

Яңа белем йортының төп үзенчәлеге – мәктәп партасыннан ук экологлар әзерләү. Гөлназ Галиева сүзләре белән әйтсәк, монда экологиягә битараф булмаган укучылар гына түгел, үз проектлары, тикшерү эшләре, идеяләре белән табигать проблемаларын чишәргә үз өлешләрен кертүчеләр белем алачак.

– Безнең бинабыз да урман янында гына урнашкан бит. Хәзерге көндә экологиягә бәйле проблемалар турында белүчеләр күп, әмма аларны хәл итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белеп бетермибез. Лицеебызда экологик-техник бурычларны хәл итәргә әзер булган укучыларны тәрбиялиячәкбез, – диде директор.

Гомумән алганда, лицей дүрт юнәлештә эшләячәк: экология, инженерлар әзерләү, физика-математика һәм лингвистика. Булачак инженерларны, мәсәлән, махсус сыйныфта пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр. Дәресләрдән тыш вакытта һәр укучы валеология (сәламәтлек турындагы фән) белән шөгыльләнеп, үз сәламәтлеге турында да күпне белә алачак.

– Безнең өчен тагын бер мөһим юнәлеш ул – сәламәтлеге чикле балалар, төгәлрәк әйтсәк, аутизм белән авыручыларны укыту. Лицейда «Мәрхәмәтле сыйныф» бар. Без балаларыбызның үзенчәлекле балалар белән янәшә белем алуын, алар өчен терәк булуын телибез, – дип сөйләде Гөлназ Галиева.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү