Быел август аена кадәр Татарстанның 3 аэропортыннан барлыгы 2,7 миллион пассажир файдаланган. «Реальное Время» хәбәренә караганда, күпчелегенә – 2,4 миллион кешегә Казан аэропорты хезмәт күрсәткән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 5,8 процентка зуррак сан бу. Ил эчендәге, шулай ук халыкара рейсларны үз итүчеләрнең артуы күзәтелә. Башкалабыз аэропорты барлыгы 78 юнәлеш буенча хезмәт күрсәтә. 29ы – халыкара рейслар.
Җәйнең соңгы аена республикада «электричка»дан йөрүчеләр саны 4,5 миллион кеше (2023 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 3 процентка зуррак) тәшкил иткән. Еракка йөрүче поездларга килгәндә, августка кадәр 370 меңнән артыграк кеше (узган елдагыдан 18 процентка күбрәк) шундый сәяхәтне хуп күргән. 335 меңнән артыграк пассажир – «Казан – Мәскәү» маршруты, 37 меңнән күбрәге – «Казан – Санкт-Петербург» юлы аша узган.
Август азагына Татарстанда 266 мең чамасы кеше елга транспортында сәяхәт иткән. Быел «Казан – Свияжск» һәм «Казан – Болгар» маршрутлары туристларның иң яраткан юнәлешенә әйләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat