Чиргә киртә. Татарстанда туберкулезга каршы яңа вакцина ясый башларга мөмкиннәр

Якын киләчәктә Татарстанда туберкулезга каршы яңа вакцина кертелергә мөмкин. Дөресрәге, ул республикада сынау узачак. Яңа прививка бу мәкерле чирдән тулысынча саклаячак, дип ышандыралар. Якын киләчәктә яман шешнең кайбер төрләренә каршы да вакцина пәйда булыр дип көтелә. Бу көннәрдә республикада гриппка каршы да вакцина ясый башладылар.

Татарстанда сыналачак

Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге башлыгы Александр Гинцбург сүзләренә караганда, тиздән алар республика галимнәре белән бергә яңа вакциналар чыгару юнәлешендә хезмәттәшлек итә башлаячак. Бу көннәрдә галим Татарстанга килеп, бу уңайдан эшлекле сөйләшүләрдә катнашты.

– Татарстандагы, бигрәк тә Казандагы әйдәп баручы оешмаларның медик-биологик мөмкинлекләрен хезмәттәшлек өчен кулланасы иде. Бездә гамәлгә ашырылган проектларны үстерергә дә ярдәм итәр иде ул. Проектларыбызның бер өлеше яман шешкә каршы вакцина уйлап табудан гыйбарәт, – ди галим.

Гинцбургның бу өметләре акланырга охшап тора. Галим республикага сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, җирле галимнәр белән дә очрашты. Бу сөйләшүләрдән соң Татарстан да уртак хезмәттәшлеккә әзер дигән нәтиҗәгә килгән ул.

Гинцбург сүзләреннән аңлашылганча, алар Татарстанның дәвалау оешмаларында туберкулезга каршы вакцина ясауны гамәлгә кертеп җибәрмәкче була. Галим яңа вакцинаны сынау мәйданчыгы итеп нәкъ менә республиканың сайлануын юкка түгел дип атый.

– Республикада туберкулезга каршы көрәш юнәлешендә бик зур эш алып барыла. Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны ил күләмендәгедән 2–2,5 тапкыр азрак. Шулай да дөньякүләм күрсәткечләргә ераграк әле. Шуңа күрә без биредә яңа профилактик препарат кулланырга җыенабыз, – ди ул.

Галимнең сүзләрен саннар да раслый. Узган ел Татарстанда 100 мең кешегә 22 туберкулез йоктыру очрагы туры килгән. Бу, ил күләмендәге уртача күрсәткечтән – 29,3 процентка, Идел буе төбәгендәге саннардан 29 процентка азрак.

Туберкулезга каршы яңа вакцина 2025 ел азагында теркәлер дип көтелә. Хәзерге вакытта ул сынауның өченче этабын уза. Балаларга яңа тугач та ясала торган БЦЖ прививкасыннан аермалы буларак, яңа вакцина туберкулезның авыр формаларыннан гына саклап калмыйча, аны йоктыру ихтималын да киметәчәк дип көтелә. Татарстандагы сынауны уңышлы узса, яңа вакцина илкүләм прививкалар календарена кертеләчәк.

Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге галимнәре бу арада тән тиресе яман шешенә (меланома) каршы вакцина чыгару белән дә мәшгуль. Аны тикшерүнең беренче нәтиҗәләре агымдагы ел азагында ук тәкъдим ителергә мөмкин. Якын киләчәктә галимнәр үпкә, ашказаны асты бизе, бөер яман шешенә каршы да прививка уйлап табарга җыена. Бу эштә Татарстан галимнәре дә катнашыр дип көтелә.

Уку гына түгел

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә республикада гриппка каршы да вакцина ясый башладылар. Ул иң беренче чиратта медицина тармагында эшләүчеләргә, балаларга һәм йөкле хатын-кызларга ясалачак. Татарстан Cәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, быел Татарстанда 2 миллионлап кешегә гриппка каршы прививка ясалыр дип көтелә. Башка еллардан аермалы буларак, быел республикага вакцинаның беренче партиясе август башында ук кайтты.

– Соңгы арада коронавирус белән авыручылар саны да арта бара. Бездә элеккечә үк ун вакытлыча госпиталь эшли. Ковидның соңгы штаммы, нигездә, бернинди билгесез генә уза. Әмма өлкәннәр, иммунитеты какшаган кешеләр аны элеккечә үк авырдан уздыра. Алар госпитальләрдә ятып дәвалана. Хәзерге вакытта шундый 364 авыру исәпләнә. Вакытлыча госпитальләрдәге ятак урыннарның 20 проценты буш. Шулай да әлегә безнең алда төп бурыч – гриппка каршы вакцина ясау, – дип ачыклык кертте белгеч журналистлар белән очрашуда.

Бу атнадан Казанда күчмә вакцинация пунктлары да эшли башлады. Алар алты метро станциясе («Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты», «Имәнлек») янында урнашкан.

Гриппка каршы вакцинаны 18 яше тулган һәркем ясата ала. Үзең белән паспорт булу мәҗбүри. Күчмә пунктлар иртәнге сәгать сигездән кичке җидегә кадәр эшли. Аларда үзебездә җитештерелгән «Совигрипп» вакцинасын ясыйлар.

Уку елы башлануга, мәктәпләрдә фильтрлар да яңартылачак. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, коронавирус белән авыручылар саны вируслы авырулар чоры башланганчы ук арта башлаган.

– Мәктәпләрдә укулар башлануга, авыручылар саны тагын да артачак. Чирдән саклану өчен гади генә чисталык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. 2 сентябрьдән мәктәпләрдә фильтрлар да эшли башлаячак. Температурасы югары булган, авырган балалар дәрескә кертелмәячәк, – ди белгеч.

 

Сак бул!

Көннәр кисәк җылытуга, Татарстанда кабат талпаннар активлашкан. Хәзер алар, нигездә, урманда гөмбә җыючыларга һөҗүм итә икән. Хәзерге вакытта табибларга талпан кадалган ун меңләп кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. «Шуңа күрә урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә, элеккечә үк, талпаннан сакланырга кирәк. Анда барганда ачык төстәге, тәннең бөтен өлешләрен каплый торган кием киегез. Аяк киеме дә аякны тулысынча капласын. Һәр 15 минут саен тәнгә талпан кадалмаганмы икән дип тикшереп торыгыз», – ди Любовь Авдонина.

 

 


Фикер өстәү