Зурлап озату. Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү артты

Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне кабат арттырдылар. Хәзер ул 2 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Бу – ил күләмендә иң зур түләүләрнең берсе. Республика контрактчыларына, хәрби хезмәткә китәр алдыннан, бөтен кирәк-ярак һәм медикаментлар да бирелә.

Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде. 2024 елның 2 сентябреннән ул 2 миллион сумга кадәр тәшкил итә һәм ил буенча күләме ягыннан иң зур түләүләрнең берсе булып тора. Тиңе булмаган әлеге ярдәм чарасы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә мөмкин кадәр булышу ниятенә бәйле.

– Без барыбыз да сезнең алда бурычлы, егетләр. Үз гомерегезне куркыныч астына куеп, сез Ватаныбызны һәм халыкның тыныч киләчәген яклыйсыз, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрбиләр белән очрашуларның берсендә.

 

Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләме түбәндәгеләрдән туплана:

+ 1,3 миллион сум – Татарстаннан түләү

+ 400 мең сум – Россия Оборона министрлыгыннан

+ 300 мең сумга кадәр – республика шәһәр һәм районнарыннан түләү

Бу урында махсус хәрби операция зонасында хәрбиләр ай саен 210 мең сумнан башлап айлык түләү алуын да искәртик.

 

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә китү өчен документлар рәсмиләштерергә бер көн дә җитә. Билгеле булганча, узган елдан бирле Казанда «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәге эшли башлады. Башка ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм Россия гражданлыгын алырга да ярдәм итәләр. Шулай ук алар контракт төзү вакытына торак һәм туклану белән тәэмин ителә. Моннан тыш, Татарстан контрактчыларына, хәрби хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәк-ярак һәм дарулар тупланмасы бирелә. Шуңа күрә хәрбиләрнең үзләренә берни дә сатып алырга туры килмәячәк. Татарстанда хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына күп төрле федераль һәм республика дәрәҗәсендәге ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары гамәлдә.

– Үзебезнекеләрне, Донбасс һәм Новороссия халкын якларга кирәк. Контракт буенча хәрби хезмәткә бару – бик кирәкле эш. Хәзер чыннан да авыр чор, илебезгә яңа геройлар кирәк, – диде Казанга ялга кайткан Россия Герое, майор Айнур Сафиуллин.

Контракт буенча хәрби хезмәт узучыларның гаиләләренә социаль ташламалар

– Балаларны укыткан вакытта ташламалар (балалар бакчасында чиратсыз урын, балалар бакчасында бушлай ашату, көллияттә бушлай укыту һ.б.).

– Балаларны вузда укыту өчен бюджет урыннары.

– Балаларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге.

– Балалар лагерьларында бушлай ял итү мөмкинлеге.

– Бушлай юридик ярдәм.

* Ташламалар исемлеге даими тулыландырыла.

 

Контракт буенча хәрби хезмәт узучыларга социаль ташламалар

– Хәрби хәрәкәт ветераны статусы һәм аңа тиешле ташламалар (кайбер салымнардан азат итү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташламалар, уңайлы вакытта отпуск һ.б.).

– 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы.

– Россия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша тиз арада торак алу мөмкинлеге.

– Хезмәт итү чорында торак белән тәэмин итү яки аны арендага алып торган өчен компенсация.

– Хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитация узу.

– Федераль бюджет хисабына тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләштерү.

– Медицина учреждениеләрендә дәвалану һәм бушлай психологик ярдәм.

– Кредит һәм салым каникуллары.

– Урта һөнәри белем бирүче уку йортлары һәм вузда бушлай уку мөмкинлеге.

* Ташламалар исемлеге даими тулыландырыла.


Фикер өстәү