Мина 6–7 яшьләр чамасы. Тәрәзәдән өебез яныннан узып киткән кешеләрне күзәтәм. Язгы кояшлы көн, май ае булса кирәк. Чәчәкле матур күлмәк, яшел кофта кигән, башына ап-ак яулык бәйләгән чибәр бер апа бара. Кулында сумка, кибеткә барадыр инде, дип уйлыйм. Минем бу апаны нишләптер кочаклап аласым килә. Ниндидер илаһи көчләр бу апага бәйли сыман.
– Әминә апаң – синең сөт әниең, кызым, – диде әнием. Апаның каршысына чыгып, конфет-прәннек кебек күчтәнәч чыгарып бирде.
Әтием Равил белән әнием Фәтлиягә 1959 елның октябрь аенда Гыйният абзый Төхвәтуллин никах укый. Мин көттереп кенә, 1961 елның февраль аенда күрше Кармыш авылындагы бала тудыру йортында дөньяга аваз салганмын. Әнием, температурасы күтәрелү сәбәпле, мине имезә алмаган. Бала тудыру йортында икенче-өченче балаларын тапкан адашлар – ике Зәйтүнә апа ярдәмгә килгән. Үз авылыбыз Әлмәнгә кайткач, әниемнең килендәше Мөкәррәмә апа белән Әминә апа имезәләр.
Әминә Сафиулла кызын авылдашыбыз Самат абый Йосыпов Мәскәүдә солдат хезмәтен үтәгәндә алып кайта. Лаеш районының Имәнкискә авылында туып-үскән тырыш, чибәр кыз Мәскәүдән матур табигатьле татар авылына кайтып, язмышына риза булып, тыныч, матур гына яши бирде. Самат абый белән алар Шамил, Камил, Дамир, Рамил, Рания, Рәис, Фәнис исемле балалар үстерделәр. Кизләү-чишмәләрне чистартып, урманны карап, саваплы гамәл кылалар иде. Балалары белән бергәләп күл дә булдырдылар хәтта. Без, бала-чага, ул күлдә су коена идек.
Мал-туар асрап, кош-корт үрчетеп, милли йолаларны саклап, елга буенда тыныч кына яшәделәр Йосыповлар. Самат абыйның әнисе Минвафа абыстай тирә-юньдә өшкереп дәвалаучы иде. Килене Әминәне хөрмәтләп, исәпләп, ярдәм итеп яшәде.
– Имәнкискәдә булганыбыз бар, әниемнең төп нигезен саклыйлар, рәхмәт, – ди кызы Рания. Алты малай арасында патша кызы кебек матур Рания (гарәпчәдән шулай тәрҗемә ителә) авылыбызда тормыш корды. Таш йорт салып, чиста-пөхтә, үрнәк гаилә булып яшәп яталар.
Бу язмам азмы-күпме күкрәкләрен имезгән сөт аналарыма дога булып ирешсен иде. Миһербанлык үрнәге булган изге җанлы бу әниләр җәннәт түрендә булырга бик лаек.
Равилә Мөбарәкшина