«Каты» колакны «йомшарту» чаралары бар икән бит!

Коронавирустан соң кинәт кенә колакларым начар ишетә башлады. Бик борчылмаган да булыр идем, бәлки. Ишетми калсаң, кайтарып сорап була бит инде. Телевизорның да тавышын арттырып куясың. «Ник шулай кычкыртасың аны?» – дип сораучылар бар барын. «Миңа шулай рәхәт», – дип җавап бирәм.

Тик барыбер бер проблема килеп чыкты. Хезмәттәшләремне бик ишетми башладым. Көлешәләр дә гаепкә алмыйлар тагын, рәхмәт төшкерләре. Башыма, әллә  кирәгеннән артык акрын сөйләшәләрме икән, дигән уйлар килеп китә китүен. Аннан, алай түгелдер инде, дигән фикергә киләм. Нигә дисәң, үзара бер-берсен яхшы ишетәләр бит.

Кайберәүләр, нишләп йөрисең, табиблар янына бар, диярләр. Бармадым түгел, бардым. Олыгайгач, ел саен диспансерлаштыру үтәсе бит, ЛОРга да талон бирәләр. Мин теркәлгән сырхауханәдә менә инде 20 еллап бер үк табиб эшли. Сөйләшү гадәттә  түбәндәгечә  була.

– Нинди проблемалар бар?

– Начаррак ишетәм бугай…

– Каян беләсең?

– …

Табиб никтер көлемсерәп куя. Приборлары белән карагандай итә һәм бик көчле агым белән юдырып ала. Колаклар тонып китә. Табиб тагын сүзгә күчә.

– Ишетәме инде хәзер?

– Киресенчә, берни дә ишетмим.

– Бераздан әйбәтләнә ул. Барысы да яхшы булыр.

Чыгып китәм. Шулай күпме йөргән булыр идем әле. Беркөнне ялга каршы салкын тидердем. Колакларым «ата» башлады. Йокы да, тынычлык та качты. Түләүле сырхауханәгә бармый мөмкин түгел иде. Моннан күп еллар элек дәваланган таныш табибымны эзләп таптым. Нәкъ менә аны эзләвемнең сәбәбе дә бар. Бер тапкыр метрода очраклы гына очрашып: «Нинди проблемаларың бар?» – дип сораган иде ул миннән. «Начар ишетә башладым», – дигәч: «Нишләп сузып йөрисең соң? Ишетмәү ул – диагноз гына. Аны дәвалап була бит. Профилактика чаралары үткәрергә кирәк», – дигән иде. Әлеге дә баягы, бик теләсәм дә, бара алмадым. Вакыт юклыкка сылтыйбыз бит.

Бардым. Тикшергәч, участоктагы ЛОР-табиб янына бару-бармавым, ни әйтүе турында  сорашты. Аннан кызык кына: «Син минем янга, бу нәрсә әйтер инде, дип килдең  инде?» – дигән сорау биреп ташлады. «Юк, – мин әйтәм, – салкын тигәннән генә дәваларсыз дип түгел, ишетә башлармын дигән зур өметләр белән килдем әле мин». Баксаң, бер колагым бөтенләй диярлек ишетми башлаган икән. «Күптән дәвалый башларга кирәк иде», – дип әйтә-әйтә, бик гади итеп, ни өчен шундый хәлгә калганымны аңлатты. Мең дә бер дәвалау ысулы билгеләде. Халык медицинасы өлкәсеннән дә шактый. РКБда аудиограмма ясаган табиб та: «Башта ваемсызланып йөрисез-йөрисез дә килеп терәлгәч кенә киләсез, соң булганын аңламыйсыз», – дип әрләп ташлады. Табибларга күренгәнемне, хәлләремне аңлатып тормадым инде.

Ун көн дигәндә, мин ярыйсы гына ишетә башладым. Рәхәт булып китте. Үзенчә дөньяга кайту кебек бит инде бу. Шуны белдем: минем хәлдә йөрүчеләр бик күп икән ул. Ишетмәү сәбәпле кайтарып сорагач, и-и миндә дә шул проблема бит әле, дип сөйләп китәләр. Әле бүген генә берәү: «Миңа табиблар «колакка каты» дигән диагноз куйдылар. Шул килеш каладыр инде ул. Олыгаю бәласе, диделәр», – дип сөйләнеп торды. Икенче бер танышым: «Миңа барган саен көчлерәк аппаратлар билгелиләр. Профилактика чаралары дигән нәрсәне ишеткәнем дә юк», – дип зарланган иде. Без, чыннан да, акрынлап кына колак ишетми башлауны, тора-бара, гади әйбергә саныйбыз, ахры. Югыйсә «каты» колакны «йомшарту» чаралары бар икән бит, битараф булмаска гына кирәк.

Галия Мөхәммәтова. Казан


Фикер өстәү