«Казан кичләре…» Әлеге җыр язылган йорт тарихы

«Таушалган булса да, исән әле «Казан кичләре» җыры язылган йорт. Әлеге җыр авторларының бу йорт турында истәлекләре дә сакланып калган. Әмма…» Мөгаллимә Наилә Рәфыйкова шулай диде дә төртелеп калды. Менә без аның бабасы йорты – Габдрахман учитель йорты каршында басып торабыз. Ә күңелдә «Казан кичләре»нең көе уйнап тора. Әйтерсең лә тәрәзәләр ачык һәм пианино каршында Сара Садыйкова утыра. Янәшәсендә – Хәсән Туфан, тәрәзә янындарак – Илһам Шакиров.

«Кил әле, Иделнең иләс җиле,

Юлларга чәчәкләр сип әле.

Ак булып, саф булып истә калсын

Казанның кадерле кичләре».

Кадерле йорт

25 яшьлек Хәсән Туфанга, чыннан да, иң кадерле йорт була бу. Аның хуҗасы, мәктәп директоры Габдрахман Рәфыйков шагыйрьне эшкә дә ала, үз улыдай якын күреп, гаиләсенә дә сыендыра. Алга китеп, шуны да әйтик: Габдрахман учитель улына – татарлар арасында Иделдә беренче капитан Хәбибрахманга – һәм кызы мөгаллимә Әминәгә: «Зинһар өчен, шушы күркәм гадәтне дәвам иттерегез, кунакчыл булыгыз. Чын сәнгать әһелләрен хөрмәтләгез. Дусларыгызны беркайчан да онытмагыз!» – дип васыять итеп калдыра. Хәсән Туфан янына Такташ, Гомәр Гали, Кутуйлар тартыла. Китә бәхәс, шигырь уку, музыка. Йорт хуҗалары исә шушы манзараларны истәлек итеп теркәп бара. Нәселнең кыйммәтле ядкәре болар, билгеле.

«Казан кичләре» җыры туган әлеге йорт бүген әнә шундый хәлдә.

Хәсән Туфан һәм Хәбибрахман Рәфыйков дуслыгы еллар белән сынала. Юллары аерылса да, икесе дә шәхес культы чорында нахакка гаепләнеп кулга алынса да, дуслык җепләре өзелми. Гаилә истәлекләреннән күренгәнчә, Хәсән Туфан сөргендә 16 ел булып, азат ителгәннән соң, бу йортка килә. Ике ир кочаклашып күрешкәндә, башларыннан кичкәннәрне искә төшереп, тавыш-тынсыз гына елыйлар… Шагыйрьнең бәхетле еллары шушы йортта үтә, иң матур әсәрләре биредә туа.

Кадерле кич

Композитор Сара Садыйковага бу җыр туган кич, һичшиксез, кадерле булгандыр. Бу хакта Наилә Рәфыйкова менә ничек искә ала:

– Әлеге җыр авторлары төшкән фотога күз салыйк әле. Анда – Хәсән Туфан, Сара Садыйкова, Илһам Шакиров һәм Рәфыйковлар нәселе вәкилләре. Мин бу көнне бик яхшы хәтерлим. 1968 елның 1 мае иде ул. Әтиләргә кунакка дуслары килде. Мөлаем, көләч йөзле Сара Садыйкова, җитди, аз сүзле Хәсән Туфан, тыйнак Илһам Шакиров. Барысы да гадәттәгечә булды: башта сый-нигъмәттән сыгылып торган табын янына җыелыштылар, аннан Сара апа пианинода уйный башлады. Барысы да яраткан «Өченче көн тоташ кар ява» дигән җырның беренче ноталары уйнала башлауга, әти кулына скрипка алды. Музыкаль белеме булмаса да, абсолют ишетү сәләтенә ия иде ул. Ул көнне алар уйнады, ә без җырладык.

Бераздан Илһам Шакиров «Кара урман»ны җырлады. Әни андый чакларда тәрәзәне ачып куя һәм аларны бөтен урам тыңлый иде. Берзаман Сара апа ноталар тартып чыгарды. Димәк хәзер өр-яңа җыр ишетәчәкбез. Без әнә шулай «Казан кичләре»нең дә тәүге тыңлаучылары булдык. Хәсән абый сүзләрен Сара апа онытылмас җыр итте, ә яшь Илһам аны, тәрәзә янынарак басып, беренче тапкыр башкарды.

Әтием Хәбибрахман Елга техникумының татарлардан беренче курсанты, беренче капитаны булды, аннары әлеге уку йортында мөгаллимлек тә итте. Аның укучыларыннан Михаил Девятаевны әйтү дә җитәдер… Сүземне тәмамлап, әтинең Сара Садыйковага әйткән сүзләрен искә аласым килә.

«Сара, беләсең, «Дөнья матур – дөнья киң» җырын яратам. Әгәр мин беренче китсәм, уйнарсың әле шуны», – диде. Аның васыяте үтәлде. Әти белән хушлашу мәрасимендә Сара Садыйкова шушы көйне уйнады.

Инде Сара Садыйкованың Бишбалта бистәсендәге 77 нче йортка еш килеп йөрү сәбәпләренә дә тукталыйк. Мәгълүм булганча, композитор Бибигайшә һәм Гариф Садыйковлар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Әхмәтша  Бишбалта пристаненда казначей булып хезмәт итә. Табигый ки, Бибисараның балачагы Бишбалтада үтә.

Бишбалта, бәлкем, аның иҗат юлында хәлиткеч урыннарның берсе булгандыр әле. Ник дигәндә, ул биредә Габдрахман Рәфыйковларда язучы Фатих Әмирхан белән таныша. Нәкъ менә Фатих Әмирхан аның язмышында зур роль уйный. Ул Сарага, педагогия техникумы студентына, музыка буенча дәресләрне туктатмаска киңәш итә.

Мөгаллим

Бишбалтаны мәгърифәт үзәге иткән Габдрахман Рәфыйков турында да берничә сүз әйтик. Ул бирегә 1896 елда 2 нче номерлы башлангыч мәктәпкә укытырга килә. Билгеле, ата-аналар балаларын мәктәпкә бирергә аяк терәп каршы тора. Телдән һәм диннән яздыруны башыннан кичкән халык ничек карышмасын? Габдрахман учитель халыкның ышанычын яулый һәм татар балаларына төпле белем бирүгә ирешә. Алга таба да мәгариф юнәлешендәге иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итү нәкъ менә Рәфыйковка йөкләнә.

2 нче номерлы мәктәп соңрак 13 нче, аннары 17 нче номер белән йөртелә. Габдрахман Рәфыйков тырышлыгы белән мәктәпне таушалган бинадан Елга техникумының элеккеге бинасына күчерәләр. Биредә ул мөгаллимлек эшчәнлеге белән беррәттән, 35 ел дәвамында директор вазыйфаларын да башкара. Татар мәктәпләре өчен Фатих Әмирхан, соңрак Галимҗан Ибраһимов белән берлектә «Ана теле» дәреслеген төзи.

Аның эш-гамәлләрен санап бетергесез. Улы Хәбибрахман да – әтисе кебек үк билгеле шәхес. Әйткәнебезчә, татарлардан беренче булып Казан Елга училищесын, соңрак Ленинград су транспорты инженерлар институтын тәмамлый. Үз һөнәренең кыйммәтле белгече, соңрак әтисе кебек үк мөгаллим була. Кызы Әминә дә бабасы эшен дәвам иттерә: мөгаллимлек юлын сайлый. Гомумән, бу гаиләдә атаклы мөгаллимнәр, табиблар шактый. Әйтик, Хәбибрахман Рәфыйковның хатыны Әсма Кантеева-Рәфыйкова – табиб, кызлары Наилә белән Сафия дә – табиблар. Шунысын да искәртик: танылган галим, академик Рашид Сөнәев тә Рәфыйковларга туган тиешле.

Һәм менә без шундый шәхесләрнең нигез-йорты каршында басып торабыз. Рәфыйковларның оныклары Наилә ханым белән Сафия ханым, Бишбалта меценаты, тарихчы Гарәфетдин Хисаметдинов шушы йортка белешмә такта һәм урамга Рәфыйковлар исемен бирү өчен имза, документлар җыя. Наилә ханым бу эшнең 3 тапкыр башланып, 3 тапкыр юк кына сәбәпләр аркасында туктатылганын әйтеп куя. Әмма өмет бар әле. Бишбалтада олы төзелеш башланган мәлдә, Җәмигъ мәчет күтәрелеп килгәндә, биредә татар рухын саклаган нәселгә илтифат булыр, дип ышанасы килә.

 

 


Фикер өстәү