Премьер-министр Алексей Песошин Луганск халык республикасына сәфәр кылган. Биредә ул Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендәге торгызу эшләренең барышы белән танышкан. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән.
Алексей Песошин Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин һәм Рубежное шәһәре мэры Сергей Хортив озатуында торгызу эшләре белән танышкан, 1978 елда төзелгәннән бирле капиталь ремонт күрмәгән мәктәпне караган.
“Төзүчеләребез шушы көннәрдә мәктәп бинасын яңартуга керешәчәк. Премьер-министр Лисичанскида да булып, алга таба шәһәрдә торгызу эшләре турында сөйләшкәннәр. Безнең карамактагы Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә социаль объектларны торгызу беренче чираттагы бурычыбыз булып тора”, – дип билгеләп үткән республика җитәкчесе.
Татарстан карамагындагы шәһәрләрдә газ, ут янә пәйда булган, су белән тәэмин итү системасы торгызыла. Балалар бакчасы, балалар спорт мәктәбен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Республика тарафыннан ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә 3 мәктәп, шәһәр хастаханәсе, Күпфункцияле үзәк эшли башлаячак, дип хәбәр итә “Луганск 24”.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat