Саклан! Татарстанда талпаннар активлашкан

Көннәр җылыну белән Татарстанда кабат талпаннар активлашкан. Хәзер алар күбрәк гөмбә җыючыларга “һөҗүм” итә икән. Шуңа күрә урман нигъмәте белән бергә өйгә көтелмәгән кунак белән чир дә ияртеп кайтырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, тын ау сезоны башлану белән республиканың дәвалау оешмаларына талпан кадалган 9986 кеше мөрәҗәгать иткән инде. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 22 процентка күбрәк.

“Кешегә кадалган талпаннарны тикшергәннән соң аларның 1012сенең – боррелиоз (19 процент), 5сенең(0,09 процент) энцефалит таратканлыгы ачыкланды”, – диелә идарә хәбәрендә.

10 нчы номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибының эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Михайлова талпанны бик сак бөҗәк дип атый. Черкидән аермалы буларак, ул корбанына шундук һөҗүм итми.

– Талпан башта тәндәге иң йомшак урынны эзләп таба. Андый җирдә кан да яхшы әйләнә. Шул рәвешле энәсен тәннең йомшак өлешенә кадаган талпан 120 тапкыр (!) зураерга мөмкин. Талпан тәнгә ныклап ябышсын өчен, ким дигәндә, ике сәгать вакыт кирәк. Тагын шунысы да бар: күпләр талпан кешегә агачтан төшә дип уйлый. Чынлыкта алар җирдән, үләннән ябыша. Шуңа күрә бакчада эшләп, табигатьтә йөреп кайтканнан соң киемеңне, тәнне, чәчләрне яхшылап тикшерергә кирәк, – ди белгеч.

Талпанны үзлегеңнән генә алырга маташу куркыныч. Ник дигәндә, тартканда, өзелеп, вирус белән зарарланган өлеше тәндә калырга мөмкин. Моның өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табибка күренү мөмкин булмаса, талпанны тәннән мөстәкыйль рәвештә тартып алып, бөҗәк кадалган урынны спирт яисә йод белән ышкырга, шуннан соң кулларны сабын белән юарга кирәк.

Талпан кадалуга бармак аша карарга ярамый. Билгеле булганча, алар боррелиоз, энцефалит кебек җитди чирләр дә тарата. Боррелиоз сөякләрне, кешенең йөрәген, нерв системасын зарарлый. Энцефалит баш миенә зур зыян сала. Ул кадалганнан соң бер-ике атна үткәч, чирнең беренче билгеләре күренә башлый: тән температурасы күтәрелә, бөтен гәүдә авырта, хәлсезлек пәйда була, укшыта. Андый чакта кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Вакытында дәваланмасаң, талпан кадалу инвалидлыкка ук китерергә мөмкин.

Талпаннан саклану өчен:

– Урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә тапланнан сакланырга кирәк.

– Анда барганда ачык төстәге, тәннең бөтен өлешләрен каплый торган кием киегез.

– Аяк киеме дә аякны тулысынча капласын.

– Һәр 15 минут саен тәнгә талпан кадалмаганмы икән дип тикшереп торыгыз.

 

 


Фикер өстәү